news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәтхетдинов Барда районында куйган концертына ятим балаларны бушлай керткән

Салават Фәтхетдиновның туганы буларак та билгеле җырчы Айдар Фәтхетдинов Пермь крае татарларына хәйрия концерты биргән.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Пермь крае Барда авылының Мәдәният һәм ял үзәгендә Айдар Фәтхетдинов һәм аның иҗатташ дуслары катнашында “Рәхмәт, язмыш!” дип исемләнгән концерт программасы узды, дип хәбәр итә Барда районы “Таң” татар газетасы.
 
Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туып үскән Айдар Фәтхетдиновны тамашачы танылган эстрада җырчысы Салават Фәтхетдиновның туганы (әтисенең бертуган энесе) буларак та беләләр. Аның Бардада үткәрелгән концерты исә хәйрия төсмерен йөрткән: җырчы районның инвалидлар оешмасына тамашага чакыру билетлары биргән. Алар, үз чиратында, билетларны балалар йортындагы ятимнәргә өләшкән. 
 
Программада тормыш, язмыш, туган җир, дуслык, мәхәббәт темаларына багышланган җырлар яңгыраган. “Мин хәйрия гамәлләренә беркайчан да каршы килмим. Барда районындагы танышым балалар йортында тәрбияләнүчеләрне концертка бушлай кертергә тәкъдим итте. Ярты зал чакыру билеты белән килгән булып чыкты, мин бик шат, хәйрия концертларын ешрак куярга тырышам”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Айдар Фәтхетдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100