news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

#айданавыборы баннеры янында фотога төшеп, Чүпрәле өлкәннәре бүләк отарга исәпли

Фотобәйге өлкән яшьтәге район халкы өчен дә бик кызыклы булып чыкты.

(Чүпрәле, 18 март, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле муниципаль районы сайлау участокларына килүчеләр «Айда на выборы» фотомарафонында актив катнашалар. #айданавыборы баннеры янында фотога төшеп, Чүпрәле өлкәннәре бүләк отарга исәпли. Фотобәйге өлкән яшьтәге район халкы өчен дә бик кызыклы булды, дип яза район газетасы.

Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Александр Шакин Президент сайлауларында үз тавышын биргәннән соң, 1369 номерлы сайлау участогында бик теләп #айданавыборы баннеры янында фотога төшкән. "Яшьләрдән калышасы килми әле. Исәп, берәр нинди кыйммәтле бүләк оту", - дип шаярткан 86 яшьлек Чүпрәле кешесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot