news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Айбагыр" этнолагере сигезенче тапкыр балалар җыя

Лагерьда 9-18 яшьлек 90 бала ял итә.

"Айбагыр" этнолагере сигезенче тапкыр балалар җыя

(Казан, 28 июль, "Татар-информ", "Туганайлар"). 25 июльдә “Айбагыр” этнолагере сигезенче тапкыр үз ишекләрен ачты. Этносмена быел 24 июльдән алып 12 август көннәрендә Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында уза.

Лагерьда 9-18 яшьлек 90 бала ял итә. Балалар арасында берничә ел “Айбагыр”да тәрбияләнүчеләр дә, быел тәүге тапкыр килүчеләр дә бар. 

Ачылыш тантанасына Казаннан Республика керәшен оешмасы исполкомы җитәкчесе Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина, Мамадыш районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Мәдәният бүлеге начальнигы, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов килгән иде.

Башта айбагырчылар парады булды. Анда балаларны районнар буенча таныштырдылар. Аларны өч отрядка бүлгәннәр: "Кря-кря-керәшеннәр", "Вселенная кряшен", "Очкыннар".

Керәшеннәр гимнына әверелгән “Безнең ил” җыры астында “Айбагыр” флагын күтәргәннән соң, балалар бергәләшеп “Айбагыр” лагере анты”н әйттеләр.

Һәр елдагыча, балаларны яраткан дәдәй-түтиләре каршы алды. Матур гадәт буенча, “Айбагыр” лагеренда сабыйлар әйдаманнарга әнә шулай яратып эндәшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100