news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз МИНГАЛИЕВ

“Хаҗилар арзанлы хаҗга өмет иткәндә, конкуренция тискәре нәтиҗә бирә”

Аяз МИНГАЛИЕВ: “Хаҗилар арзанлы хаҗга өмет иткәндә, конкуренция тискәре нәтиҗә бирә”

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме мөселманнар өчен изге җирләргә – Мәккә, Мәдинә тарафларына хаҗ гамәле кылырга кузгалырга бер атнадан бераз гына күбрәк вакыт калып бара. Бу елның хаҗы башка еллардан кайсы ягы белән аерыла, хаҗиларга бигрәк тә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, гомумән, хаҗ оештыруның үзенчәлекләре турында без ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисенең Хаҗ һәм Гомрә эшләре буенча урынбасары, “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗилар үзәге генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев белән сөйләштек.

Аяз хәзрәт, бу елның хаҗы башка елдагылардан кайсы ягы белән аерылып тора? Квоталарны тутыруга икътисадтагы хәлләр комачауламадымы?

А.М.:
Безнең “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе 10 ел дәвамында эшләп килә һәм һәр елны нинди дә булса читенлекләр туа. Без бу читенлекләргә китерә торган сәбәпләрне ачыклап бетерергә тырышабыз һәм Аллаһы Сөбханәкә Тәгаләгә тәвәккәлибез. Быел Россиянең үзәк районнарыннан хаҗилар азрак җыелды. Узган ел белән чагыштырганда, 50 процентка азрак булды. Шуңа да карамастан, без үзебезгә бирелгән 4 мең квотаны тутырдык, әлхәмделилләхи шөкер. Чөнки безнең Россиядә утыздан артык вәкилебез эшли. Быел Уфада һәм Мәскәүдә филиаллар ачылды.
Икътисадтагы хәлләргә бәйләп шуны әйтәсем килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г. в.: “Хаҗны мөмкинлек булганда кылыгыз. Чөнки икенче елга нәрсә буласын белмисез”, - диде. Пәйгамбәребезнең “Кем гомрәне һәм хаҗны күп кыла, Аллаһы Тәгалә аның ризыгын да иркен кыла” дигән хәдисе дә бар. Кем дә акча азаер дип хаҗга барырга курка икән, бу инде дөрес түгел. Һәр мөселманга гомерендә бер тапкыр хаҗ кылырга фарыз эш.

Сезнең хаҗ үзәгенә 4 мең квота бирелгәнен әйтеп киттегез. Аның күпмесе Татарстан хаҗиларына тәгаенләнгән?

А.М.:
Быел Татарстан хаҗилары 1 мең булыр дип уйлаган идек. Ләкин ул план тулмады: хаҗилар азрак булды. Дуңгыз гриппы турында хәбәр таралгач, күп кеше куркып калды. Бу хәлне катлауландырды. Кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, “7 хаҗи хаҗдан баш тартты” дип хәбәр иттеләр. Коллегаларыбыз белән – Иерусалимга, гаиләм белән Рамазан аенда Мәккә һәм Мәдинәгә барып кайттык, гомрә кылдык. Бу нисбәттән анда тынычлык, халык бик күп, кунакханәләрдә һәм мәчетләрдә урын да юк.
Юлда бару уңайлыкларына килгәндә, “Төрек һава юллары” безгә бик яхшы урыннар бирде. Быел 14 көннән алып 38 көнгә кадәр хаҗга бару мөмкинлеге бар. Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Ростов, Санкт-Петербург, Уфадан Мәдинә, Җиддә аэропортына очу мөмкинлеге бирелә. Былтыр без Казаннан һәр теләүчегә урын булмау проблемасы белән очраштык. Чөнки барысы да Казаннан очарга теләде.
Дөрес, быел хаҗилар өчен тагын бер шатлыклы хәбәр булды: доллар бәясе төшү белән, хаҗга юллама бәясе дә төште. Бу, бер яктан, сөенечле хәбәр, икенче яктан, безне бераз борчыды да. Чөнки акчаны элегрәк түләгән хаҗилар аптырап калды. Былтыр тенденция икенче төрле иде. Май аенда хаҗ 70 мең сум иде. Күп хаҗилар бу акчаларны түләргә өлгерде. Аннан соң доллар 5 сумга үсте һәм хаҗ 90 мең сумга менде. Аннан соң “без аз түләдек” дип килгән хаҗилар булмады.

Хаҗ үзәге көчле вируслы авыруларны кисәтү буенча нинди чаралар күрде?

А.М.:
Бу яктан без бик нык әзерләндек. Татарстан Хөкүмәте быел безгә төрле белгечлекләр буенча эшләүче 7 табиб бирде. Былтыр 5 табиб иде. Шулай ук прививкалар белән дә тәэмин иттеләр. Менингитка һәм дифтериягә каршы ясалды һәм саклык чарасы буларак, сезонлы гриппка каршы прививка өстәлде. Быел Согуд Гарәбстаны сезонлы гриппка каршы прививка ясатуны таләп итеп куйды. Без аны үтәргә тиеш.

Хаҗ бәяләре төште дигәч, сезгә хаҗга барырга теләүчеләр килдеме?

А.М.:
Бик күп кеше килде. Бәяләр шактый төште бит. Элек “Мәрҗани” программасы 87 мең сум торса, хәзер 75 мең сум гына тора. Очкыч белән бару 115 мең сум торса, 105 меңгә төште.
Быелгы хаҗның тагын бер яңалыгы шунда: без, хаҗиларның таләпләренә таянып, аларга яңа программалар тәкъдим иттек. Ул безгә читенлек тудырса да, без хаҗиларыбызның теләкләре үтәлүен телибез. Кемгәдер яхшырак ашау, яхшырак торак кирәк. Кем сәфәрләр ярата, кемнең сәламәтлеге бар -без катнаш юл белән - Истамбулга кадәр очкыч белән очып, аннан соң Сириягә кадәр яхшы автобусларга барып, экскурсияләр белән иң арзанлы - 75 мең сум торган “Мәрҗани” программасын тәкъдим итәбез. Тагын бер программа бар: хаҗилар очкыч белән очалар, Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре министрлыгы куйган стандартлар буенча яшиләр. Ягъни һәр 10 кешегә – бер санузел, бер бүлмәдә 8 кеше тора. Торакларга карата тагын бер стандарт бар: ул да булса һәр бүлмәдә – санузел һәм алты кеше яши. Аста зур гына ашханә дә бар. Бу стандарт буенча хаҗга төрекләр бара Бу программа “Колшәриф” дип атала. Ә кем инде Харам мәчетенә якынрак яшәргә тели, аларга “Колшәриф плюс” программасын тәкъдим итәбез. Тораклар бу мәчеттән 800 метрда урнашкан, юллама бәясенә ихрам киеме дә, корбан да, ашау да керә. Бу юлны гадәттә эшкуарлар сайлый. Шулай ук индивидуаль турлар бар. Мондый турлар 200 мең сумнан артык тора. Болай итеп баручылар күп түгел. Аларга игътибар да күп кирәк.

Сезнең үзәк аша нинди тур белән күбрәк баралар?

А.М.:
“Мәрҗани” һәм “Колшәриф” турлары белән иң көчле кешеләр – әби-бабайлар бара.

Сезнең үзәк хатын-кызларның мәхрәм мәсьәләсен ничек хәл итә?

А.М.:
Асылда дин буенча мәхрәм булырга, ягъни хатын-кызны хаҗга ире яки ир туганы озатып барырга тиеш. Хаҗга нинди яшьтәге хатын-кыз барса да, аның мәхрәме булырга тиеш. Согуд Гарәбстаны илчелеге 40 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга мәхрәм белән баруны таләп итә. Ләкин кайбер хатын-кызларның мәхрәме бөтенләй юк. Кызганычка каршы, күп кенә гаиләләрдә хатын-кыз намаз укый, ә ире моннан ерак әле. Шундый хатын-кыз белән нишләргә? Күп кенә галимнәр “ышанычлы кешеләр белән барса, мәхрәмсез барырга ярый”, дип әйттеләр. Кайбер галимнәр юл имин булганда да, мәхрәмсез барырга рөхсәт итә. Шуңа күрә без “ мәхрәм булсын” дип, катгый таләп куймыйбыз.

Елның-елында төбәкара хаҗилар үзәге хаҗга барыр алдыннан махсус укулар оештыра. Быел игътибарны бигрәк тә нәрсәләргә юнәлттегез?

А.М.:
Без махсус программа буенча укытабыз, ул 4 аспектка таяна. Беренчесе оештыру белән бәйле мәсьәләләр. Ягъни хаҗиларга юлга кузгалганда үзләре белән нинди документлар, киемнәр алырга һ.б. Икенче аспект психологик як белән бәйле. Без хаҗиларга аларның Европага да, Төркиягә дә түгел, Согуд Гарәбстанына хаҗга баруларын, аның гади сәяхәттән аерылып торуын аңлатабыз. Анда кеше бик күп, эссе, автобусларны көтәргә туры килә – моны да аңларга кирәк. Әгәр кеше психологик яктан әзер икән, аңа авырлыкларга түзүе җиңелрәк була. Өченчедән, үзләре белән нинди дарулар алырга, нәрсәдән сакланырга кирәклеген аңлатабыз. Дүртенчесе – иң мөһиме – дини йолаларны, ничек ихрам кияргә, догаларны ничек укырга кирәклеген өйрәтәбез. Без хәтта кәгъбәнең макетын ясадык, хаҗилар аны әйләнеп чыга. Моннан соң инде хаҗи хаҗ кылырга әзер булып бара.

Узган елгы сөйләшү вакытында укуларны оештыручы Руслан хәзрәт Таһиров хаҗиларны Интернет аша укыту турында әйтеп үткән иде. Бу проект ни дәрәҗәдә тормышка ашырылды?

А.М.:
Без нәзарәт сайты аша хаҗиларның сорауларына җавап бирәбез. Быел Дәгъват мәркәзен оештырдык. Андагы берничә кеше төрле төбәкләргә барып укыта. Чөнки бөтен кешенең Казанга килеп укырга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без аларга шундый форсат тудырабыз. Киләчәктә видеоконференция режимында укулар оештырырга ниятлибез.

Медицина ярдәме күрсәтүгә килгәндә, сез башка елларны Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге шәхси клиникалар белән килешүләр төзи идегез. Быел да бу дәвам итәчәкме?

А.М.:
Әйе, без быел да мондый килешүләрне төзедек. Чөнки дәүләт клиникаларында халык бик күп, авыруларга игътибар җитеп бетми. Мәсәлән, аяк сынды дип “Ашыгыч ярдәм” чакырасың икән, килмәскә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә без шәхси клиникалар белән эшлибез. Безнең өчен хаҗиларыбызның сәламәтлеге, аларның өйләренә сәламәт килеш кайтып китүләре мөһим. Авыртса да, хаҗ кылсын ул. Шундый очраклар булды: йөри алмаган хаҗиларны без Гарәфәт тавына чыгарырга тырыштык. Чөнки Пәйгамбәребез с.г.в.: “Гарәфәттә булды икән, хаҗы үтәлде” дип әйтте. Күп кенә хаҗилар авырды, аларга кайтканда өчәр-бишәр урын алдык. Без бу мөмкинлекләрне хаҗилар хисабына түгел, башка исәпкә табарга тырышабыз.

Ә нинди парнтнерлар белән эшлисез?

А.М.:
Әлхәмдүлилләх, безнең төрле партнерларыбыз бар. “Төрек һава юллары”, мәсәлән. Иминияткә килгәндә, “Ренессанс-страхование” ширкәте белән эшлибез. Иң көчле партнер - безнең Татарстан Хөкүмәте. Иң беренче урында безгә Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә булыша.

Хаҗи шушы сәфәрдә вафат булса, илгә кем хисабына алып кайтыла?

А.М.:
Андый очраклар да булырга мөмкин, ул вакытта без партнерлар ярдәменә таянабыз. Мәсәлән, бер елны бер хаҗи үлгән иде, аны кайтару чыгымнары 300 мең сум булды. Бер хаҗия узган елны, аягын сындырып, 600 мең сумга төште.. Аның өчен очкычта берничә урын алдык. Мактанып әйтүем түгел, болар барысы да бик мөһим. Кайбер хаҗилар “анда да хаҗ, монда да хаҗ”, дип уйлыйлар. “Икенче җирдә нишләп арзанрак”, дип әйтәләр. Анда баргач исә, скандаллар башлана. Кемдер хаҗны Харам мәчетеннән 5 километр ераклыкта оештыра. Без андый скандаллар булуын теләмибез, хаҗиларыбызга нәрсә кирәклеген беләбез. Шуңа күрә яхшырак итеп оештырырга тырышабыз.

Башка хаҗ оештыручылар тарафыннан конкуренция сизәсезме?

А.М.:
Конкуренция, әлбәттә, бар. Чөнки Россиядә аккредитация узган 5 компания эшли. Татарстанда – бер, Мәскәүдә һәм Дагыстанда – икешәр. Конкуренция мәсьәләсе, бер яктан, яхшы, икенче яктан, начар. Мәсәлән, яңа дәрәҗәдә хаҗны тәкъдим итәргә телисең икән, ләкин кемдер, сыйфатны исәпкә алмыйча, түбән дәрәҗәдә арзанрак ясый да, комачаулыклар килеп чыга. Мәсәлән, хаҗи хаҗга бара да, Харам мәчетеннән ерак торгач, такси белән йөри, ә ул бик кыйммәт тора – акчасы күбрәк тә чыга. Без исә торакларны 2-2,5 километрдан ераграк алмыйбыз. Без хаҗиларга боларны аңлатырга тырышабыз, әмма һәрвакытта да барып җитми, күрәсең. Түбән Камага баргач аңлаткан идек, безгә: “Без бит кунакханәдә утырырга бармыйбыз, без Харам мәчетендә дә кунарга әзер”, - диләр. “Табиблар бар”, - дибез, алар: “Безгә табиблар кирәкми, безне гарәп табиблары дәвалый”, диләр. Алар :“Безгә иң мөһиме – арзанрак булсын”, - дип әйтәләр.
Төркия хаҗиларының бу өлкәдә тәҗрибәсе күбрәк. Алар хаҗны дистәләгән еллар буена оештыралар һәм хаҗиларга нәрсә кирәген беләләр. Алар түбән дәрәҗәдәге биналарны алмыйлар һәм: “Безгә хаҗиларыбызның ләгънәте кирәкми”, - диләр. Ә безнең хаҗиларыбыз моны аңламый, аларга бүлмәдә бөтен уңайлыкларның булу-булмавында аерма юк. Хаҗилар арзанлы хаҗга өмет иткәндә, конкуренция тискәре нәтиҗә бирә. Арзанга ясарга була, әмма бу очракта сыйфатка китереп суга. Мәсәлән, без хаҗиларга, югалмасыннар, башкалар бер төркем икәнлекне күрсеннәр дип, бер төсле кием, сумкалар таратабыз. Кешеләр арзанрак хаҗ тәкъдим итүчеләрнең юлламасына нәрсә кергәнлекне карамыйлар. Мин бит бу әйберләрне тикшерә алмыйм. Безнең җыелмага яңа җәймә, медицина повязкалары керә. Болар бит арзан хаҗда юк. Алла боерса, безнең хаҗ культурасы булачак, әлегә - кыргый базар. Күп кенә хаҗилар киләләр дә: “Безне алдадылар”, - дип әйтәләр. “Ничек алдадылар?” – дип сорыйм. Этиканы саклап, фирманың исемен әйтмим инде. Әбиләр киләләр дә, акча түлиләр икән. Аларга: “Арзанрак, 70 мең сум була”, - дип әйтәләр. Аннан соң: “Җитмәде әле, тагын түлә”, - дип, автобуска, очкычка тагын акча сорыйлар. Хаҗи нәтиҗәдә күбрәк түли. Ул безгә килеп алданганын әйтә. Мин: “Килешү төзедегезме?” – дип сорыйм. Килешү юк. Бу варяглардан килешү сорагач, алар хаҗиларга: “Ислам динендә без бер-беребезгә ышанырга тиеш”, - диләр. Монда чип-чиста спекуляция. Ислам дине язма рәвештә килешү булуны таләп итә. Хаҗилар кайдадыр - мәчет алдында урамда акчалар тапшыралар. Без моны кыргый базар дип атыйбыз. Әгәр бирелгән вәгъдәләр үтәлмәсә, алар беркемнән дә бернәрсә дә сорый алмыйлар. Без аларга милициягә барырга киңәш итәбез. Без бит бу мәсьәләләр белән шөгыльләнмибез, вәкаләтләребез юк. Бер шундый очрак булды: хаҗга Мисыр аша алып барып, аларны анда төрмәгә утырттылар, акча да югалды, хаҗ да булмады. Мин хаҗиларны игътибарлырак булырга чакырыр идем. Безнең мөселманнарыбыз “әнә Идел-хаҗ оештыра, без дә моны оештыра алабыз”, дип уйлый. Бөтен яктан тәртип булырга тиеш, Ислам дине шуңа чакыра.

Хаҗ быел кайсы көннәргә туры килә?

А.М.:
Хаҗиларның беренче төркеме хаҗга 5 ноябрьдә китәчәк. Хаҗ үзе 26-30 ноябрь көннәрендә булачак. Хаҗилар башта барып урнаша, аннан гомрә (кече хаҗ) кылалар, мәчеттә намаз укыйлар. Пәйгамбәребез: “Кем дә кем Харам мәчетендә намаз кыла икән, ул аның өчен, гадәти мәчеттә укыганга караганда, 100 мең мәртәбә күбрәк савап ала”, - дип әйтте. Мәдинә мәчетендә – 10 мең тапкыр, Иерусалимда Акса мәчетендә укыган өчен савап 500 тапкыр күбрәк.

Җәен Казанда хаҗ буенча узган семинарда Россия Хөкүмәтеннән килгән вәкил дуңгыз гриппы аркасында, квоталарның азаю мөмкинлеген дә әйткән иде...

А.М.:
Квоталар азаймады. Россия күләмендә өстәмә квота бирү таләп ителгән иде. Әмма бирмәделәр. Безгә өстәмә квота кирәкми дә. Бирелгәне җитә. Без хаҗиларга бөтен яктан хезмәт күрсәтергә әзер, әлхәмдүлилләх. Очкычлар, графиклар, тораклар, җитәкчеләр әзер.

                                                    Әңгәмәдәш - Римма ГАТИНА

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100