news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗевның ГУЛАГтагы иптәше Арпад Галгоци татар язучысына багышлап хикәя иҗат иткән

Хикәя Аяз Гыйләҗев тууга 90 ел тулу уңаеннан укучыларга тәкъдим ителә.

Аяз Гыйләҗевның ГУЛАГтагы иптәше Арпад Галгоци татар язучысына багышлап хикәя иҗат иткән
Султан Исхаков

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстаннның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан аның якын дусты, ГУЛАГ лагерендагы иптәше, венгр язучысы Арпад Галгоци хикәя иҗат иткән. "Бер адым да кузгалмаска!" ("Ни шагу!") дип аталган бу әсәрендә Галгоци Аяз Гыйләҗев белән булган вакыйганы тасвирлый.

Әсәрнең татар теленә әдәби тәрҗемәсен язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла ясаган. Хикәя бүген "Интертат" электрон газетасында басылды. Аңа кереш сүз КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты, Гыйләҗевның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән галим Миләүшә Хәбетдиновадан яздырылды.

"Бу хикәягә кергән материалга мин Аяз абыйның көндәлегендә тап булган идем. Арпад Галгоци әсәренең аермасы нәрсәдә дисәгез, Аяз абый совет тоткыны һәм Рәсәй вәкиле, ә Арпад Галгоци – чит илдән килгән тоткын, һәм алар лагерьгә төрлечә карыйлар. Бу хикәядә чагыла. Арпад Галгоци Аяз абый белән танышкан чорда Сталин лагерьләренә «Красный крест» кергән булган, шуңа күрә чит илдән килгән тоткыннарга баракларда аерым бүлмәләр бирәләр, аерым шартлар тудыралар. Ягъни совет лагере – ул концлагерь түгел, анда тоткыннарга шартлар тудырылган дип күрсәтәләр", – диде Миләүшә Хәбетдинова.

Галимә, әсәрнең әһәмиятен билгеләгәндә, хикәядә урын алган чорга игътибарлы булырга өнди. "Бу хикәядә без азатлык хәрәкәтнең ничек туганын күрәбез. Арпад Галгоци үз әсәрендә психологик интрига тудыра: тоткыннарның конвойга буйсынмавын, атылудан курыкмавын тасвирлый. Ни өчен алар үзләрен азат итеп хис итә соң? Чөнки яз җитә һәм аларны тетрәндергән хәбәр килеп ирешә – Берияне аталар. Уйлап карагыз әле: алар интеккәннәр, Сталин үлеп киткән, Берияне атканнар! Тоткыннарда “Монда халык дошманы кем соң хәзер?” дигән фикер туа. “Безне азат итәләр!” – дигән ышану туа! Буйсынмау җиле исә башлый", – дип аңлата Хәбетдинова.

Арпад Галгоциның бу хикәясе – укучыларга венгр халкыннан, Аяз абыйның юбилее уңаеннан, сәламе һәм Арпад Галгоциның Аяз абый рухына баш июе, диде Миләүшә Хәбетдинова.

Хикәяне уку өчен сылтама: "Без, өнсез калып, татар әмеренә буйсындык". Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГтагы иптәше Арпад Галгоциның дусты рухына атап язылган хикәясе.

Мәгълүмат өчен: Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгы бүген билгеләп үтелә. Язучы 1928 елның 17 гыйнварында туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100