news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» пьесасы хакас телендә дөнья күрде

Татьяна Майнагашева «Өч аршын җир» пьесасы турында Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә килгәч ишетә.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). «Инесай» («Енисей») әдәби альманахында Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» пьесасы хакас телендә дөнья күрде. Аны хакасчага Татьяна Майнагашева тәрҗемә иткән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конргессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте.

Татьяна Майнагашева Аяз Гыйләҗевның әлеге әсәрен хакас теленә 2015 елда тәрҗемә иткән. Ул хакасча «Пыром таста, чирiм» ("Гафу ит мине, җирем") дип атала.

Татьяна Майнагашева «Өч аршын җир» пьесасы турында Казанда, ире - режиссер Юрий Майнагашев белән Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә килгәч ишетә.

Пьеса гади тамашачыларның да, белгечләрнең дә күңеленә хуш килә.

Аяз Гыйләҗевның Туган җиргә тугрылык гимны буларак яңгыраган  әлеге әсәре хакас укучыларының да йөрәген яулар, дип өметләнәбез, диелә Миләүшә Хәбетдинова язмасында..
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100