news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аяз Гыйләҗевнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”е төрекчәгә тәрҗемә ителгән

Фатих Кутлу язучының алты повестен төрек теленә тәрҗемә итте.

Аяз Гыйләҗевнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”е төрекчәгә тәрҗемә ителгән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” повесте төрек теленә тәрҗемә ителгән. Әсәрне төрек галиме һәм тәрҗемәчесе Фатих Кутлу тәрҗемә иткән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Әле күптән түгел генә “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” повестен төрекчәгә тәрҗемә итеп бетердем. Шулай ук “Берәү” повестеның да тәрҗемәсе төгәлләнде. Барлыгы мин язучының алты әсәрен тәрҗемә иттем”, - диде Фатих Кутлу.

Аның сүзләренчә, бу ике әсәрне хәзер бастырып чыгарасы калган. Ләкин китапларның басылып чыгу вакытын ул әлегә төгәл генә белми.

  • Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар”, “Яра” повестьларын төрек теленә тәрҗемә иткән. Бу әсәрләр китап булып басылып чыккан.
  • Бүгенге көндә Аяз Гыйләҗевнең әсәрләре рус, венгр, телләренә дә тәрҗемә ителгән. Хәзерге вакытта төрек галиме Габделкадыйр Чәкич аның “Өч аршин җир” повестен инглиз теленә тәрҗемә итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot