news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым үз фатирында иренең музеен булдырырга тели

Казанның Яңа Савин районы 165 номерлы мәктәбендә Аяз Гыйләҗевнең музее бар.

Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым үз фатирында иренең музеен булдырырга тели
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева киләчәктә үз фатирында иренең музеен булдырырга тели. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Аяз Гыйләҗев халык өчен язды. Бүген аның беркайда да музее юк. Хәтта туган авылы Сарман районы Чукмарлы авылында да мемориаль такта гына куелган. Шуңа күрә киләчәктә үз фатирымда музей булдырырга телим”, - диде Нәкыя Гыйләҗева.

Аның әйтүенчә, музей өчен барлык кулъязмалар да, фоторәсемнәр дә бар. “Бары тик уйлаган ниятне генә тормышка ашырырга кирәк”- диде драматургның хатыны.

Нәкыя Гыйләҗева фатирын кайчан музей итәчәген төгәл белмәвен әйтте. “Бәлки мин исән чагында, бәлки миннән соң хөкүмәт күтәреп алыр”, - диде ул.

Хәзерге вакытта Казанның 165 номерлы мәктәбендә Аяз Гыйләҗевнең музее бар.

  • Аяз Гыйләҗев – язучы һәм драматург. Дистәдән артык роман, повесть, хикәя, драма әсәрләре иҗат итүче. "Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен Аяз Гыйләҗев - 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100