Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектакле Кыргызстанда сәхнәләштерелгән
Биредә премьераны җылы кабул иткәннәр, тамашачылар арасында Чыңгыз Айтматовның апасы — Кыргызстанның халык язучысы Роза Айтматова да булган.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кыргызстанның Бакен Кыдыкеева исемендәге Яшь тамашачылар Дәүләт театрында татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектакле премьерасы булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова сөйләде.
«Театр белгече Людмила Молдалиева билгеләп үткәнчә, спектакль югары дәрәҗәдә кабул ителгән, режиссерлык һәм актерлар эше һәм, әлбәттә, эчтәлекле сюжет кызыксыну уяткан. Спектакльне тамашачылар да җылы кабул иткән», — ди Хабетдинова.
Миләүшә Хабетдинова быел репрессия еллары башлануга 90 ел узганын билгеләп үтте.
Премьерада Чыңгыз Айтматовның апасы — Кыргызстанның халык язучысы Роза Айтматова булган. «Роза Айтматова спектакльне хуплады һәм театрның һәр гаиләгә диярлек кагылган авыр, фаҗигале теманы күтәрүен әйтте. Ул нык тәэсирләнгән иде, спектакльне караганнан соң, Роза ханым иртә вафат булган әтисе, аларның гаиләсенә кагылган авыр сынаулар турында хатирәләрен искә алды», — диде Хабетдинова.
Роза Айтматова спектакль куючыларга рәхмәтен белдергән. «Бер гаилә язмышы мисалында 20 елдан артык дәвам иткән шул дәһшәтле еллар гәүдәләндерелә алган. Бу зур осталык», — дигән ул.
Аяз Гыйләҗев (1928-2002) — язучы, драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казан университетында укыган вакытта кулга алынып, ул 6 ел вакытын төрмәләрдә һәм лагерьларда иза чигеп үткәрә. 1955 елда азат ителә һәм реабилитацияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз