news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗевкә багышланган театр декадасы фәнни конференция форматында дәвам итәчәк

Татарстанда әдипнең 90 еллыгына багышланган юбилей чаралары бара.

Аяз Гыйләҗевкә багышланган театр декадасы фәнни конференция форматында дәвам итәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Аяз Гыйләҗевнең 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылган театр декадасы фәнни-гамәли конференция форматында дәвам итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

“Без конференция форматын үзгәртергә булдык. Төссез докладлардан торган секцияләр ясамыйбыз. Галимнәр театр декадасыннан соң фәнни мәйданчыкта тупланачак”, - ди галимә.

“Аяз абыйны бөтен дөньяга чыгарыр, аның аудиториясен киңәйтер вакыт җитте. Аның китаплары венгр, төрек, рус телләрендә басылып, өстәмә тиражлар белән чыга”, - диде театр белгече, декаданың программа директоры Нияз Игъламов.

Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевнең “Яра” китабы Төркиядә март аенда гына төрек телендә басылып, бүгенге көндә аның буенча сигез фәнни мәкалә булганлыгын әйтте. “Бу Аяз абыйның укучы барлыгын ачык дәлилли” – диде ул.

  • Әдипнең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган театраль чара 5 ноябрьдә башлана. 11 ноябрьдән юбилей чараларының фәнни өлеше старт ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100