news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗев хатыны Нәкыя ханымның «Тәмрин» төрек журналында әңгәмәсе басылган

Нәкыя ханым ире, язучы Аяз Гыйләҗев тормышының кайбер серләрен ачкан.

Аяз Гыйләҗев хатыны Нәкыя ханымның «Тәмрин» төрек журналында әңгәмәсе басылган
Шәрәф Йылмаз

(Истанбул, 20 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «Тәмрин» әдәбият журналында күренекле тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның Нәкыя Гыйләҗева белән үткәргән әңгәмәсе басылган. Нәкыя ханым ире, язучы Аяз Гыйләҗев тормышының кайбер серләрен ачкан.

Нәкыя Гыйләҗева әдипнең балалар тәрбияләүгә зур әһәмият бирүен, аларның күп телләр өйрәнеп, музыкаль белем алып үсүләрен теләвен әйткән. Аяз Гыйләҗевнең татар, рус һәм чит ил әдәбиятын укып баруын, кайбер проза әсәрләрен яттан белүен сөйләгән.

Нәкыя ханым ире белән кода-кодагыйлык юлы аша туган булуларын, шунлыктан кечкенәдән үк аны тануын, ничек гаилә корып җибәрүләрен, язучының югары белем алу һәм Сталин төрмәләрендә үткәргән еллары турында кызыклы хәтирәләре белән уртаклашкан. Көндәлек эш режимы, хоббилары, Чыңгыз Айтматов белән мөнәсәбәте, Төркия белән элемтәләрен аңлаткан.  

«Аязның дәү бабасы Гыйләҗетдин мулла 1888-1889 елларда Төркиягә күченеп киткән. Илдә калган туганнарына Измир төбәгеннән 1937 елларга кадәр хат язып торган. 1950 елларда кайнатам ул хатларны юк иткән. Измир якларында Гыйләҗетдин бабайның нәселе яши, Аяз гомере буе шул туганнарын уйлап, аларны эзләп табу уе белән яшәде», — дигән ул.

Фатиһ Кутлуның Нәкыя Гыйләҗева белән үткәргән бу әңгәмәсе беренче тапкыр «Тәмрин» фикер һәм әдәбият журналында төрекчә дөнья күргән. Бу хакта Фатиһ әфәнде: «Мин бу әңгәмәгә бер ел әзерләндем. Уйлап йөргән саен дәфтәремә сораулар язып бардым. Алар йөзгә җитте. Шулар арасыннан сайлап, Нәкыя апага 21 сорау бирдем. „Тәмрин“ журналында 12 сорауга җавабы басылды», — дип  сөйләде.

Төркиянең әдәбият тармагында иң абруйлы журналларның берсе саналган «Тәмрин» апрель ае санын тулысынча Аяз Гыйләҗевка багышлаган. Аның тышкы битенә Аяз Гыйләҗевнең бу көнгә кадәр беркайда да дөнья күрмәгән портрет рәсеме ясалган. Журналда Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым белән төрле елларда төшкән фотоларына да урын бирелгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100