news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта булган венгр язучысы Арпад Галгоци вафат

Ул Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога!» романын венгр теленә тәрҗемә итте.

Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта булган венгр язучысы Арпад Галгоци вафат

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта булган һәм татар язучысының «Йәгез, бер дога!» китабын венгр теленә тәрҗемә иткән язучы һәм тәрҗемәче Арпад Галгоци вафат.

«Җомга көн венгр язучысы, тәрҗемәчесе Арпад Галгоци вафат булган. Хәбәр миңа бүген генә килеп иреште. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу гаҗәпе кеше белән танышуым өчен язмышыма рәхмәтле», дип яза әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова.

Арпад Галгоци — Аяз Гыйләҗев белән бергә тоткынлыкта булган, 1990 елларда ГУЛАГ турында өч китап чыгарган шәхес, Венгриядә яши иде. Татар дөньясы өчен аны танылган галимә Миләүшә Хабетдинова ачты — Аяз Гыйләҗев хатирәләрендә сурәтләнгән егетне ул эзләп таба.

Миләүшә Хабетдинова 2017 елда аның Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога!» романына бик җылы хат-кереш сүз язуын искә ала.

«Тиздән миңа да 90 яшь тула. Вакыты җиткәч, томаннар аша мин дә синең тарафка йөзеп китәрмен. Безне анда мәңгелек әңгәмәләр көтә. Хәзерге, түземле, сабыр бул, көт мине, мин сине һичшиксез эзләп табармын», — дип яза ул кереш сүзендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100