Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аяз Гыйләҗев исемендәге татар театрында татар әкиятләре геройлары җанланачак
Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында «Татар әкият геройлары: традицияләрне яңарту юлы» дип аталган фотокүргәзмә ачылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар әкият геройлары» фотокүргәзмәсе таныш образларга яңача карарга тәкъдим итә. Монда үзенчәлекле сюрприз да бар: фотосурәтләрдә әкият персонажлары образында Чаллының танылган шәхесләре чыгыш ясаячак. Юха, Убыр, Әби һәм башка геройлар ролендә кемнәрнең булуын тамашачылар күргәзмәдә белә алачак.
Күргәзмә нәкъ менә театрда — таныш тарихлар һәм образлар даими рәвештә яңа тормыш алган урында ачыла.
Күргәзмәне булдыру өстендә Чаллы белгечләре командасы эшләгән: дизайнер һәм OK.design студиясенә нигез салучы Ольга Корлыханова, профессиональ фотограф Дмитрий Андреев, стилист Ләйсән Фәттахова һәм визажист Ирина Сафиуллина. Команда татар мифологиясе һәм әкият образларының заманча аңлатмасын булдыру өчен дизайн, фотография, стилизация һәм гримны берләштергән.
«Татар әкият геройлары» фотокүргәзмәсе — татар фольклоры, милли хәтер һәм буыннар бәйләнеше турындагы мәдәни-агарту проекты. Заманча фотолар аша ул әкият геройларын бүгенге тормышка кайтара һәм аларга борынгы заман персонажлары буларак түгел, ә яшәвен дәвам итүче мәдәниятнең бер өлеше буларак карарга тәкъдим итә.
Күргәзмә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында 2026 елның 16–17 октябрендә ачыла.
Күргәзмә ачылышына керү — сайтта алдан язылу буенча.
Ачылыштан соң күргәзмә театрда үз эшен дәвам итәчәк, аны спектакльләргә килгән тамашачылар карый алачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз