news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театрында «Сөясеңме, сөймисеңме?» премьерасы булды

21-23 ноябрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектакленең премьерасы үтте. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Бу спектакль театр репертуарында булган, ул беренче тапкыр 1994 елның 26 маенда режиссер Фаил Ибраһимов җитәкчелегендә сәхнәгә чыга. Ул чакта яшь Гомәр ролен Рәфикъ Каюмов, яшь Вәсиләне Алсу Хәбетдинова уйный иде. Өлкән геройларны Рәфкать Хәмидуллин, Марат Касыймов, Гөлүсә Гайнетдинова һәм Гөлфия Фәйзерахманова кебек сәхнә осталары гәүдәләндерде.

Спектакль режиссеры Зөлфия Галиуллина таныш образларга яңа сулыш бирә алды. Аның таланты ярдәмендә тамашачылар күпләргә таныш Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» пьесасын яңа яктан күрә һәм хисләрнең тулы бер гаммасын кичерә алдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100