news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аяклары белән рәсем ясаучы Себер егете Илдар Апчелеев видеоблог ачкан

Новосибирск өлкәсендә яшәүче рәссам үзенең иҗаты белән таныштырып, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәргә, сәламәт кешеләргә илһам бирергә тели.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Зәмирә Сәмигуллина). Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Аул-Бергуль авылында яшәүче Илдар Апчелеев үзенең иҗаты белән таныштыру өчен видеоблог башлап җибәргән.

Илдар 1991 елда туган. Ул балачактан церебраль паралич белән авыру сәбәпле, куллары белән ни дә булса эшли алмаса да, төшенкелеккә бирелмәгән. Ул иптәшләре белән футбол уйный, югары сыйныфларда укыганда аяк бармакларына карандаш алып, рәсемнәр ясый башлаган. Соңрак аяк бармаклары белән компьютерда язарга, пластилиннан фигуралар әвәләргә өйрәнә.

Илдар белән аралашу интернет челтәре аша барды. “Сезгә хатны уң аяк бармакларында язам. Клавиатура, компьютерның “тычканы” белән дә уң аяк бармаклары ярдәмендә идарә итәм”, – дип язды ул.

Аның ясаган картиналары ачык төсләрдән тора. Соңгы араларда ул үзе турындагы видеоязмаларны интернет челтәренә элеп, иҗатын башкалар белән дә уртаклаша башлаган. “Бәлки, башкаларга да ярдәме тияр”, – ди ул моның хакында. Ул үзе кебек саулыкларында тайпылышлар булганнар үрнәк алырлар, сәламәт булганнарга картиналары илһам бирер дип уйлый.

“Рәсемнәрне кәгазьгә көннең төрле вакытында төшерәм. Ә менә буяу эшләрен көндез яки иртән һәм кояшлы көннәрдә эшлим. Илһам төрле вакытта килергә мөмкин. Урманнардагы тынлыкка хозурланып йөрергә яратам. Күктәге болытларны күзәткәндә дә илһам килә. Картина ясаганда иң катлаулысы – төсләр сайлау. Күңелдә туган хисләрне төсләрдә чагылдырып бетерү һәр очракта да уңышлы килеп чыкмый”, - дип сөйләде ул.

Илдарга пейзажга караганда портрет авыррак бирелә. “Нәрсәдер барып чыкмаса, үзгәртү өчен портретта пейзажга караганда мөмкинлекләр азрак”, – дип саный ул.

Рәссам иҗат эше өчен карандаш-пумалаларны тутырып куелган тартмалардан үзе ала, келәм өстенә дә үзе тарата, үзе җыя. Аяклары сәламәт кешенең куллары кебек бик җитез хәрәкәтләнә. Рәсемне карандашны аяк бармагына кыстырган хәлдә кәгазьгә төшерә. Каралама әзер булгач, әнисе келәмне җыеп, сулы банка һәм гуашьлар әзерли дә бүлмәдән чыгып китә – рәссам ялгызы эшләргә ярата.

“Иҗат тынлыкны ярата. Ул мизгелдә иҗат һәм рәссам үзе генә калырга тиеш”, - дип саный ул. Илдар бер картинаны ясау кайчакта бер айга кадәр сузылуын әйтте. Рәсем заказ буенча ясалганда, бу хакта алдан килешеп куялар.

Бер картинаны ясау өчен генә дә биш-җиде төрле пумала кирәк. Ә алар Илдарда берничә дистә һәм төрле үлчәмдә.

Иҗат эшендә, тормышта та Илдарга иң зур терәк әти-әнисе һәм туганнары. Аның картиналары күргәзмәләргә куела. 2013 елда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уздырылган “Талант һәм ирек” фестивалендә ул җиңү яулый. Аның моннан тыш та грамота-дипломнары бик күп. Илдарның якыннары исә аның үз-үзен, сызлануларын җиңеп, ихтыяр көчен туплап иҗат итүе, тормышны яратуы иң зур җиңү дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot