news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аягын поезд өзгән малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә әзерлиләр

«Малайга операция ясадылар, ул аңына килде», - дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Аягын поезд өзгән малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә әзерлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова хәбәр итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер төркем баланың тимер юл рельслары буйлап паром кичүенә таба барышы булган. Алар үзләре ягына таба хәрәкәт итүче составны абайламый калган һәм берсен поезд бәрдереп киткән.

«Малайга операция ясадылар, ул аңына килде. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә әзерлиләр», - дип хәбәр итте Әлфия Хәсәнова.  

news_right_1
news_right_2
news_bot