Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәядән ук ату буенча «Туган батыр» турнирына сөңге ату этабы кертелгән
16 сентябрьдә Алабуга шәһәрендә җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры уза. Быел турнирга сөңге ату этабы да өстәлгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында турнир турында сөйләштеләр.
«Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов проектның төрле юнәлешләрне берләштерүен ассызыклады. «Проект аша үзебезнең милли кыйммәтләр, мәдәният, тарихны җиткерәбез. Төрле илләрдә күчмә халыкларның уеннары уза. Башкортстан, Төркия, Казахстанда бу уеннар югары дәрәҗәдә үтә. Безнең проект кысаларында бик яхшы инициатива булыр, дип уйладык. Былтыргы турнирга Россиянең төрле төбәкләреннән килделәр. Турнир тагын да үссен өчен тырышабыз», - диде ул.
Беренче тапкыр укчылар турнирын үткәрү идеясен Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов тәкъдим иткән булган. 2021 елда мөхтәсибәт каршында «Максат» ирләр клубы оешкан. Башта йөгерү буенча ярышлар оештырганнар, аннан җәядән ук ату буенча турнир оештыру фикере барлыкка килгән. Ул җәядән атуның сөннәт гамәл булуын ассызыклады.
«Бу фикерне күтәреп, спорт җәясеннән ата башладык, дәресләр оештырдык. Аннан милли җәядән атуга күчтек. Җәядән ату динебездә хупланылган. Пәйгамбәребез (с.г.в) уктан ату күңел ачуның иң хәерле төре, дип әйтә. Быел турнир кысаларында тагын бер яңа этап – сөңге атуны керттек», - дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, турнирда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Укчыларның киеме «халыкның тарихын чагылдырырга» тиеш. Катнашучы үзенең угын, җәясен алып килергә тиеш.
Турнирда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында икешәр категориядә - өйрәнчекләр һәм остазлар җиңүчеләр билгеләнә. Иң кечкенә, иң олы катнашучы, иң матур костюм номинацияләре дә була. Приз фонды - 200 мең, беренче урынга - 40 мең. Иң бәләкәй катнашучыга планшет каралган.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директорының үсеш буенча урынбасары Тәнзилә Агишина сүзләренчә, былтыр чараны карарга 7 мең кеше килгән. «Бу чара узганнан бик күп кайтавазлар килде. Ул чын фестиваль булды», - диде ул. Быел чарада Кырым республикасыннан килгән фольклор ансамбленең чыгышын күреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз