news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ay Yola төркеме Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары исеменә лаек булды

Ay Yola башкорт музыкаль төркеме әгъзалары Homay композициясе белән дөнья музыкаль чартларын яулаганнан соң Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары исемнәрен алды. Бу хакта НТВ хәбәр итә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров музыкантларның республика мәдәниятен үстерүгә керткән күпьеллык өлешләрен билгеләп үтте. «Бу җырны иҗат иткән артистларның республика мәдәнияте хакына күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Котлыйм һәм Башкортстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.

Республика башлыгы төркемнең вокалисты Ринат Рамазановка «Башкортстан Республикасының халык артисты» исемен бирү турындагы карарны имзалау турында игълан итте. Әтиле-кызлы Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исемен алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot