news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ay Yola төркеме «Крутушка 2025» фестивалендә 40 минутлык программа белән чыгыш ясаячак

22-24 августта узачак «Крутушка 2025» халыкара этнофестивалендә 40 минутлык программа белән Ay Yola төркеме чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ»га фестивальнең координаторы, фәнни-агарту һәм этнография юнәлешләре кураторы Динә Башкирова сөйләде.

«Ay Yola төркеме безнең фестивальдә сәхнәгә 24 августта 20.10 сәгатьтә чыгачак. Шулай ук безгә Болгария, Әрмәнстан һәм Ираннан башкаручылар, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән күпсанлы Россия фольклор коллективлары киләчәк», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

«Крутушка» фестивале быел ике еллык тәнәфестән соң 15 нче тапкыр узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot