news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ай ярым вакыт эчендә ТР да 2004 иске автомобиль хуҗасы яңа автомобильле булган

Иң зур сорау – LADA га, икенче урында “Фиат” модельләре

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Илдә иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент старт алганга ай ярымнан артык вакыт узды. Шул дәвердә Россия күләмендә иске автомобиль хуҗаларына 60 меңнән артык таныклык бирелгән, таныклык хуҗаларына 23 мең автомобиль сатылган. Татарстанга килгәндә, шушы вакыт эчендә автомобилен утильгә тапшырган 2780 кешегә таныклык бирелгән, 2004 автомобиль сатылган. Бу мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева җиткерде.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, ил күләмендә иске автомобиль хуҗалары, нигездә, бездә җитештерелгән һәм җыелган LADA, “Шевроле”, “УАЗ”, “Рено”, “Форд” маркаларына өстенлек бирә. Татарстанда эксперимент башланып бер ай үткәндә автомобильләрен алмаштырырга теләүчеләрнең 95 проценты LADA ны сатып алырга теләгән. Бүген исә Тольяттида җитештерелгән автомобильләргә өстенлек бирүчеләр саны бераз кимрәк - 85 процент тирәсе. “Халык башка марка автомобильләрне дә сатып ала башлады”, -ди Гөлнара Әхмәдиева. Татарстанлылар арасында популярлык буенча икенче урында “Соллерс Чаллы” компаниясе чыгарган “Фиат” модельләре тора.
LADA ларга өстенлек бирүчеләрнең азрак кими төшүе бу төр автомобильгә сорау кимегәннән түгел. Киресенчә, татарстанлылар арасында аның бишенче һәм җиденче модельләре бик популяр. Тик кызганыч, әлегә сорау тәкъдимнән зуррак. Тольятти предприятиесе ил күләмендә автомобильләренә туган зур сорауны әлегә канәгатьләндереп бетерә алмый. Шул сәбәпле, иске автомобильләрен утильгә тапшыручыларга яңа LADA лар көтеп чиратка басарга туры килгән. Гөлнара Әхмәдиева белдергәнчә, экспериментта катнашучы дилер компанияләр иске машина хуҗаларына, әгәр алар теләгән модель әлегә сатуда юк икән, ай-ай ярым көтеп торырга тәкъдим итә. Көтеп торырга теләмәүчеләргә альтернатив модельләр тәкъдим ителә ала.
Шулай да “АВТОВАЗ”ның дилерлык үзәкләрендә бишенче һәм җиденче модель LADA лар көтүчеләр теләкләренә ирешер дигән ышаныч бар. Шушы көннәрдә компания җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, май аенда “АВТОВАЗ” бишенче һәм җиденче модель LADA автомобильләре җитештерүне апрельгә караганда 76,3 процентка арттырырга уйлый.

Билгеле булганча, иске автомобильләрне утильләштерү буенча әлеге дәүләт программасы 10 елдан искерәк автомобильләрне утильләштерүгә исәпләнгән. Хуҗалары өчен бу очракта яңа автомобиль бәясеннән 50 мең сумлык ташлама ясала. Гөлнара Әхмәдиева белдергәнчә, бүгенге көндә Россиядә иске автомобильләр паркында 15 миллионлап машина исәпләнә. Министр урынбасары ил автопромына ярдәм һәм автопаркны яңарту чарасы буларак уйланылган бу программа дәвамлы булырга тиеш дип саный. Бу хакта соңгы карарны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кабул итәчәк. Министрлык экспериментның беренче нәтиҗәләрен 3-4 айдан тирән анализларга җыена. Гөлнара Әхмәдиева ассызыклаганча, бу дәүләт программасы эшләнгәндә башка илләрдәге алдынгы тәҗрибә исәпкә алынган. Мәсәлән, Ауропаның 12 илендә мондый утильләштерү программасы кулланыла. Алманиядә шундый программа 2009 елда- глобаль кризис башланган дәвердә эшләп киткән. Нәтиҗәсе күз алдында: узган ел ахырында бу программа ярдәмендә Алманиядә автомобильләр сату базарында үсеш 40 процентка якынлашкан. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, иске автомобильләрне утильләштерү программасын Россиядә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә илдә автомобильләр сату базары 37-39 процент үсешкә ирешер дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100