news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ай ярым эчендә 20 меңнән артык пассажир поезд билетын электрон теркәлү аша рәсмиләштергән
Электрон теркәү системасы 2010 ел башыннан 001- 199 номерлы ерак араларга баручы тизьйөрешле поездларга да кертелде
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Билгеле булганча, Россия тимер юлларында билетларны интернет аша рәсмиләштерү практикасы 2007 елның маеннан кертелгән иде. Электрон билет алу өчен «Россия тимер юллары” җәмгыятенең рәсми сайтына (www.rzd.ru) кереп, сәфәр маршрутын, датасын һәм китү вакытын, поезд номерын һәм урынны сайлау җитә. Заказны раслау белән, урын резервлана. Шуннан соң пассажирның банк картасы реквизитлары кертелеп, билет хакы түләнә. Интернет аша алынган билетны «Россия тимер юллары» системасындагы һәр төрле кассадан уңайлы вакытта барып алырга була иде.
Хәзер кассага барып, электрон билетны махсус бланкта алу хаҗәте юк. Узган елның 1 июненән билетларны электрон юл белән теркәү гамәлгә керде. Шулай итеп, поездга утыру өчен интернет аша чыгарылган электрон билет күчермәсе белән шәхесне раслаучы документны тәкъдим итү җитә. Бу пассажирлар уңайлыгы өчен эшләнә.
Электрон билет күчермәсе белән генә поездга утыру моңарчы 3 юнәлештә сыналды. Бу хезмәттән беренче булып Мәскәү-Санкт-Петербург-Мәскәү, Мәскәү-Казан-Мәскәү һәм Мәскәү-Түбән Новгород-Мәскәү маршрутларына йөрүче пассажирлар файдаланды. Тәҗрибә чорында бу проектның пассажирлар арасында зур сорау табуы ачыкланды. Мәсәлән, ул чорда пилот проектында катнашучы поездларга электрон теркәлү хезмәтен файдаланып рәсмиләштерелгән билетлар интернет аша алынган билетларның өчтән бер өлешен алып торган.
Тәҗрибәнең уңышлы баруын күздә тотып, “Росиия тимер юллары” электрон теркәү системасы кулланылучы поездлар исемлеген киңәйтте. Агымдагы ел башыннан 001- 199 номерлы ерак араларга баручы тизьйөрешле поездларга да электрон теркәү системасы кертелде. Аларга билет рәсмиләштерү узган елның декабрендә үк башланган иде. 2009 елның 1 декабреннән 2010 елның 14 гыйнварына кадәр 20 300 дән артык пассажир поезд билетларын электрон теркәлү хезмәтен кулланып интернет аша рәсмиләштергән инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2