news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ай, былбылым” халык җыры анимацион мюзиклда урын алачак

Ренат Ибраһимов миллион долларга төшәчәк тулы метражлы пластилин мультфильм эшләтәчәк.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов үз җырларыннан торган тулы метражлы анимацион фильм эшләтә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында җырчы үзе хәбәр итте.

FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе Ренат Ибраһимовның моннан 30 ел элек үзе язган “Домой” җырына нигезләнеп, пластилин мультфильм төшерде. Мультфильм гаилә кыйммәтләре, адәм баласы өчен якыннарының мөһим булуы хакында.

“Анимация фильмнары төрлечә эшләнелә, - ди Ренат Ибраһимов. - Шәхсән үземә пластилиннан эшләнгән мультфильмнар ошый. Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттем. Ул миңа бу проектның бик кыйммәт булачагын әйтте. Технологиясе катлаулы булса да, җиренә җиткереп башкарып чыксаң, мондый әсәрләр, халыкара проектларда катнашып, җиңү яуларга да мөмкин. Вакланып тормаска булдык. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат иткән идем. Ул Бөек Җиңүнең 40 еллыгына язылды. Төрле җирләрдә оештырылган концертларда башкардым. Халык яратты, әмма 30 ел инде башкарганым юк иде. Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган чараларда кабаттан җырлый башладым. Миңа кушылып, тамашачы җырлап утырганын күргәч, күңелле булып китте, халык онытмаган, хәтерли икән. Тулы метражлы фильмда "Ай, былбылым" җырын да кертәчәкбез. Бу проектка барлыгы миллион доллар кирәк булачак”.

“Мультфильм кадрындагы һәр деталь пластилиннан әвәләп, кулдан ясала. 1 секунд өчен 25 кадр эшләп чыгарга кирәк. Һәр кадр бер картина. Менә шундый 6 мең кадр әзерләргә кирәк. Ничә киллограм пластилин кулланганыбызны әйтә алмыйм. Әмма шактый күп булды”, дидеFILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов.

“Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100