news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ай башы белән чагыштырганда, Казанда мотор ягулыгы бәясе 3,6-7,7 процентка күтәрелде
Артуына карамастан, Казандагы дизель ягулыгы Идел буенда иң арзанлысы булып кала
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). 8 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалаларынның барысында да мотор ягулыгы бәяләре күтәрелде. Казанда, мәсәлән, ай башы белән чагыштырганда А-76 лы бензинның уртача бәясе 3,6 процентка, АИ-92,93 лесе-7,7, АИ-95 маркалы бензин - 4,6 процентка, дизель ягулыгы – 5,1 процентка кыйммәтләнгән.
Регуляр маркалы АИ-92 ле бензинның бүген иң кыйммәтлесе Уфада сатыла. Биредә аның 1 литры уртача 19 сум 17 тиен тора. Иң кыйммәтле АИ-95 ле бензин да Уфада (литры 20 сум 75 тиен). А-76 лы бензинга иң югары бәяне (16 сум 44 тиен) Йошкар-Олада сорыйлар. Литры 19 сум торган кыйммәтле дизель ягулыгы – Уфа белән Саранскида. Артуына карамастан, литры уртача 16 сум 33 тиен торган Казандагы дизель ягулыгы Идел буенда иң арзанлысы булып кала. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot