news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әхсән хатлары” китабы чыгуы уңаеннан язучылар белән очрашу узачак

 30 март көнне 14.00 сәгатьтә “Әхсән хатлары” китабы чыгу уңаеннан,  Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашуыда очрашу узачак. (“Татмедиа”, 1 кат,брифинг-зал).
 
“Әхсән хатлары” дигән китап Татарстан китап нәшриятендә дөнья күрде. Ул Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан тора. Әлеге хатларда Әхсән Фәтхетдиновның фәлсәфи-ихлас каләмле, киң карашлы публицист булуы күренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot