Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәтшин «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында хыялларны чынга ашырырга омтылырга өндәде
ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия башкаласында узучы 11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында, үз тәҗрибәләрен искәртеп, чарага килүчеләрне үз хыялларын чынга ашырырга омтылырга өндәде.
Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле хыялларын чынга ашыруга ирешә алуын билгеләп үтте. Ул журналист булырга теләгән - һәм аның мәкаләләре республика матбугатында басылып чыккан, ике тапкыр ТАССР Язучылар берлеге съездында катнашкан.
Шуннан соң, ТР вице-премьеры сүзләренчә, КДУның филология факультетын тәмамлаганнан соң өстенлекләр үзгәргән: ул юридик белем алган, эчке эшләр органнарында хезмәт куйган һәм полиция генерал-майорына кадәр күтәрелгән.
«Авылда суган үстергәндә бөек Татарстаныбызны Мәскәүдә тәкъдим итәчәкмен дип беркайчан да уйламадым. Финанс университетын (ул вакытта – РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясе – Т-и иск.) тәмамлаган яшь белгеч бу сәхнәдә сезнең алда чыгыш ясар дигән уй да башка кермәде. Хыяллар чынга аша, аларга омтылырга кирәк», - дип искәртте Равил Әхмәтшин.
11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Алып баручылар - Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз