news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәтшиннар гаиләсе Сарман балалар сәнгать мәктәбенә уен кораллары бүләк итте

Әхмәтшиннар гаиләсе Сарман балалар сәнгать мәктәбенә уен кораллары бүләк итте
Фото: https://sarman-rt.ru

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, Сарман районының мактаулы гражданы Вәсим Әхмәтшин белән аның тормыш иптәше – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Асия ханым бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Алар яшь сәнгать осталарына тугыз уен коралы бүләк итте. Туба, валторна, фагот, рожок, кларнет, гобой, флейта, флейта Пикколо кебек агач тынлы уен кораллары һәм баян киләчәктә сәнгать мәктәбендә тынлы оркестр оештырырга ярдәм итәр, дигән теләктә алар.

Вәсим Әхмәтшин аларда уйнап та күрсәтте. Ә Асия апа матур җырларын бүләк итте. Укучылар да якташ композиторыбызның көйләренә иҗат ителгән җырларын башкарды.

Очрашуны сәнгать мәктәбе остазы – Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллина алып барды. Сәнгать мәктәбе директоры Гөлшат Шириева, район кунакларына рәхмәт сүзләре җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot