news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтшин якташын – Әлмәт районында туган Анна Панкратованы 103 яшьлеге белән котлады

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин якташы Анна Панкратованы туган көне белән котлады. Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аңа 103 яшь тулган.

Аннан Панкратова 1921 елның 16 апрелендә ТАССРның Әлмәт районы Каськи авылында туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт иткән. Прагага җиткәч, контузия алган, шуңа күрә җиңүне госпитальдә каршылаган.

Панкратова Мәскәүдә гомер буе «Москвич» автозаводында эшли. Ике бала тәрбияләп үстерә, бүген өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Хәзерге вакытта 103 яшьлек әби кызы һәм оныгы белән яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100