news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәтшин ТАССРның элеккеге Сәламәтлек саклау министрын 80 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин 80 яшен тутырган Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Александр Царегородцевны юбилее белән котлады, дип хәбәр итә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Макстагы рәсми каналы.

Алынган мәгълүматларга караганда, Әхмәтшин юбилярны җылы рәхмәт сүзләре һәм республикадан традицион сый – тулы вәкаләтле вәкиллек пешерүчеләре әзерләгән татар ризыклары белән котларга килгән.

Александр Царегородцев – Казан медицина институтын тәмамлаган. 1986-1989 елларда тармак җитди финанс кыенлыклары кичергән, әмма инфраструктураны һәм кадрларны саклап калган катлаулы чорда ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкли.

1989 елда аны СССР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасына чакыралар. 15 елдан артык ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәскәү педиатрия һәм балалар хирургиясе фәнни-тикшеренү институтын җитәкләгән. Нигезләнгәннән бирле доктор Царегородцев Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Табиблар клубы составына керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot