news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация «Төньяк» группировкасы сугышчыларына ярдәм илтте

Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация «Төньяк» группировкасы сугышчыларына ярдәм илтте
Фото: Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Төньяк» группировкасы хәрбиләренә чираттагы шефлык ярдәме илтте. Сәфәр Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узды, дип хәбәр итә Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте.

Татарстанда яшәүчеләр хәрбиләргә җиде «Нива» һәм «УАЗ Патриот» внедорожнигын, шулай ук дүрт «Урал» мотоциклын тапшырды. Квадрокоптерлар, аккумуляторлар, РЭБ чаралары, шулай ук оборона корылмалары төзү өчен материаллар, мебель, көнкүреш техникасы һәм башкалар төялгән 17 «КАМАЗ» барды.

Татарстан вәкилләре блиндажларның берсендә хәрбиләр белән аралашты, алар арасында хатын-кыз элемтәчеләр һәм медиклар да бар иде. Равил Әхмәтшин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» истәлекле медален һәм бүләкләр тапшырды.

«Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбыз белән очрашуларыбыз бу елларда даими булды. Бүген без Халыклар бердәмлеге көне алдыннан килдек. Без җиңәчәгебезгә шикләнмибез. Сез аны көннән-көн якынайтып торганда, без һәрвакыт сезнең янда булачакбыз! Ярдәм итәчәкбез, киләчәкбез», - дип ышандырды Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле.

Очрашуда катнашкан хәрбиләр арасында Татарстан һәм Башкортстаннан хәрбиләр күп иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot