Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәтов Түбән Новгородта Идел буе Закон чыгаручылар советы утырышында катнаша
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Түбән Новгородта, анда ул Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы эшендә катнаша. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пленар утырышта Идел буе парламентарийлары төзелешне, территорияләрне комплекслы үстерү проектларын, төзелеш тармагының кадрлар потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Моннан тыш, утырышның көн тәртибенә Идел буе федераль округы территориясендә яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре дә кертелгән.
Утырышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Евгений Люлин, округтагы төбәкләрнең закон чыгару җыеннары җитәкчеләре катнашыр дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз