Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәтов ТР Дәүләт Советы утырышында парламентның ярты еллык эшенә йомгак ясый
ТР Дәүләт Советының язгы сессиядә соңгысы булган егерме икенче утырышы бүген Казанда уза. Анда Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясаячак.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 10 республика һәм бер федераль закон проекты.
Беренче укылышка 10 закон проекты әзерләнгән. Аерым алганда, бу оешмалар мөлкәтенә салым турында, җирле үзидарә турында, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары һәм башкалар.
Беренче укылышта шулай ук административ хокук бозулар турында ТР Кодексына һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге, адреслы социаль ярдәм турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралачак.
Моннан тыш, депутатлар ТР сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәрләре көнен билгеләү мәсьәләсе буенча да фикер алышачак. Ә хөкүмәт сәгате вакытында республикада демографик сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңлаячаклар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз