Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәтов авыл хуҗалыгында җитештерүгә җәлеп итү өчен ярдәм формалары кертергә тәкъдим итте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән кызыксындыру өчен халыкка ярдәм итүнең яңа формаларын уйлап табарга тәкъдим итте. Бу хакта депутат «Куллану кооперациясе системасы резервлары: әзерлек эшчәнлеге» дигән эксперт сессиясендә белдерде.
«Безгә халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә тагын да күбрәк җәлеп итү өчен стимуллар табарга кирәк, мәсәлән, хәтта йорт яны участокларында да. Кемнеңдер 20 яки 30 сутый җире бар, әмма бу кишәрлекләрнең яртысыннан күбрәгенә үлән чәчелгән, яисә алар бөтенләй буш тора», – диде Әхмәтов.
Ул Татарстанда кулланучылар кооперациясенең социаль юнәлешле структура булуын, һәм аннан башка «авыл тормышын күз алдына да китереп булмавын» әйтте. «Авыл «картая», анда потенциал әле югары булса да, аны, бәлки, куллану кооперациясе аша үстерергә кирәк. Нәтиҗә, динамика бар, әмма резервлар эзләргә кирәк», – диде парламентарий.
Аның фикеренчә, куллану кооперативларына, әзерләүдән тыш, продукцияне яхшылап эшкәртүне дә үстерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз