Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәт хәзрәт Сабиров: Хәзерге дәрәҗәле имамнар - «Мөхәммәдия»нең беренче шәкертләре
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме, Апанай мәдрәсәсе җиткәчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров сүзләренчә, хәзерге дәрәҗәле булган билгеле имамнар - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче чыгарылыш шәкертләре. Хәзрәт әлеге фикерен билгеле хәйрияче Нурия апа Хәнәфинаның шәхси әйберләрен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшыру тантанасында әйтте.
Әхмәт хәзрәт Сабиров әлеге очрашуның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарихына кайту булуын ассызыклады, мәдрәсә ачылганда нинди телдә укыту мәсьәләсен хәл итү мизгелләрен искә төшерде.
«Ябылганга кадәр, мәдрәсәне Галимҗан Баруди җитәкли. 1993 елда исә Аллаһ ярдәме белән, мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкчелегендә мәдрәсә яңадан торгызыла. Ул вакытта да нинди телдә укытырга дигән дилемма булды. Гарәпчәме, русчамы, әллә татарчамы? «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче студентлары 2 ел эчендә (ул вакытта укыту башта 2 еллык, соңрак 5 еллык була) тәрҗемәче булырлык итеп әзерләнә, алар тәрҗемәче булып эшли. Аннары системага бераз үзгәрешләр кертелде, 3 һәм 5 еллык укыту булды. Беренче чыгарылыш 4 ел укыды. Хәзерге билгеле, дәрәҗәле имамнар – нәкъ менә беренче чыгарылыш шәкертләре», – ди Әхмәт хәзрәт.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Аның сүзләренчә, тел мохите – бик мөһим аспект. «Беренче елларда ук Вәлиулла хәзрәт гарәп дусларыбыздан туган теле булган белгечләрне чакырды. Шуңа күрә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең дәрәҗәсе күтәрелде. Киләчәктә дә бу югары статусны сакларбыз, дип өметләнәбез», – ди ул.
«Мәдрәсәгә исламны өйрәнергә киләләр. Татарстанда да, Казанда да, бөтен Россиядә дә исламны өйрәтә торган уку йортлары шактый. Ә менә гарәп телен өйрәнер өчен нәкъ менә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә киләләр – минем фикерем шундый. Ислам Россиягә нинди телдә килгән соң? Ислам бирегә татар телендә килгән. Шуңа күрә икенче бурыч – татар телен өйрәнү иде. ХХ гасыр студентлары барысы да диярлек татар телен белә, лекцияләр дә татар телендә узды. Шәкертләр арасында Урта Азия, Кавказ, һәм Россиянең татар теле мохите булмаган башка төбәкләре вәкилләре дә булды. Татар телендә дәресләр укыганнан соң, руслар, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре татар телен өйрәнде», - дип искә алды Әхмәт хәзрәт.
- Тулысынча «Интертат» сайтында укыгыз: Нурия апа истәлеге «Мөхәммәдия»гә кайтты: «Үзегезне кешеләргә файда китерүгә багышлагыз»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз