news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәт хәзрәт Сабиров: Мәүлидне «бидгать» диючеләр - алданган кешеләр

Әхмәт хәзрәт Сабиров: Мәүлидне «бидгать» диючеләр - алданган кешеләр
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров Мәүлид бәйрәмен соңгы елларны кертелгән, «бидгать гамәл» диючеләрнең алданган кешеләр булуын һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең туган көне мөселманнар өчен бөек бер чарага әйләнүен атады. Бу хакта ул узган атнада Апанай мәчете каршында оештырылган Мәүлид бәйрәме вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Мәүлид – ул мөселманнарның бөек бер чарасы. Мөселман буларак, безнең бурычыбыз Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең тормыш юлын өйрәнү һәм, Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча, аңа салаватлар әйтү. Гади тормышта без аларны онытып җибәрәбез, дөньялык белән вакытыбыз җитмәскә мөмкин. Әмма Рабигыль-әүвәл аенда Пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнү, аны башкаларга җиткерү, салаватлар әйтү – ул күркәм гадәт булып кергән. Әлбәттә, моны «бидгать» диючеләр дә бар, ләкин бу – алданган кешеләр», – диде ул.

  • Бидгать — Исламда дингә, аңарда элек булмаган, аның шартларына туры килмәгән яңа гамәл.

Әхмәт хәзрәт Мәүлидне «бидгать» дип атауның дөрес булмавын мисаллар рәвешендә аңлатты.

«Пәйгамбәребез вакытында тормышыбыз башкарак иде, ләкин Ислам динен куәтләр өчен, кайбер гадәтләр һәм гамәлләр кертелде. Мәсәлән, Коръән Кәрим китабы, чөнки Коръән Пәйгамбәребез вакытында китап рәвешендә юк иде. Аның вафатыннан соң дистә еллар узгач кына ул китап буларак тарала башлады. Пәйгамбәребезнең иң беренче сәхәбәсе Әбүбәкр дә башта каршы була, әмма бер мөсхәф буларак туплый. Ләкин ул аның үзендә генә була, ягъни халыкта Коръән булмый. Әгәр дә без Пәйгамбәребезнең беренче сәхәбәләре һәм Пәйгамбәребезнең тормышы белән хәл кыла торган булсак, Коръәнне тотарга да ярамас иде, без аны күңелдән ятларга тиеш булабыз», – ди ул.

«Тагын бер мисал – ул манара. Кәгъбәтулланың да манарасы юк, әмма азан әйтү һәм бөтен халыкка ирештерү өчен, мәчетләрдә манара күтәрелә башлады. Бу мөселманнарга уңайлык тудырды. Мәчетләргә ай кую да Пәйгамбәребез вакытында булмаган, әмма ай кую – ул мәчетнең билгесе һәм монда килеп намаз укып булуның күрсәткече», – дип исбатлады хәзрәт.

Хәзрәт Мәүлид вакытында Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең даими рәвештә ураза тотып, үзенең туган көнен билгеләвен дә искә алды. Ул Пәйгамбәрнең әлеге гамәле башкаларга үрнәк булырга һәм Мәүлидне салаватлар әйтеп, изге гамәлләр кылып үткәрергә кирәклеген искәртте.

«Пәйгамбәребез һәр дүшәмбе ураза тоткан. Анардан: «Ни өчен дүшәмбе ураза тотасың», - дип, сораганнар. Ул: «Шул көнне мин бу дөньяга килдем», - дип, җавап кайтарган. Ягъни ул үзенең туган көнен билгеләгән һәм калдырмаган: һәрдаим гыйбадәт кылган, уразалар тоткан. Мөселманнар да Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең үрнәге белән Мәүлид айларында аңа салаватлар әйтергә, изге гамәлләр кылырга, бәйрәм итеп, бер-берсенә кунакка барырга тырыша», – дип, аңлатты ул.

«Бу гадәт Исламга хас, чөнки ул йомык дин түгел, ә бөтен дөнья халкы өчен җибәрелгән дин. Аны вәгазьдә, иркен рәвештә генә халыкка аңлатып була, әгәр мондый чаралар үткәрелмәсә, Пәйгамбәребезгә касыйдәләр, салаватлар әйтелмәсә, аның тормышын өйрәнү кыенрак булыр иде. Бөтенесе дә мәдрәсәгә килеп, парта артында укый алмый, әмма шундый күңелле чараларда ул Ислам дине белән әзме-күпме таныша ала», – дип, төгәлләде Әхмәт хәзрәт Сабиров.

Апанай мәчете каршында оештырылган Мәүлид бәйрәмендә «Апанай апайлары» төркеме чыгышы.

  • Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм Рабигыль-әүвәл аенда дөньяга килә. 2024 елда ул Григориан календаре буенча 4 сентябрьдә башланды һәм 3 октябрьдә тәмамланачак. Мәүлид ән-Нәби – ул Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең дөньяга килгән көнен бәйрәм итү.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100