Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәт хәзрәт Сабиров: Алган гыйлемне кулланырга тырышырга кирәк
Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме, Апанай мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров алган гыйлем белән дөрес файдаланырга, бу гыйлемне кулланырга тырышырга кирәк, дип саный.
Әхмәт хәзрәт бу турыда кичә, 30 майда, Казанда Апанай мәдрәсәсенең онлайн проектының соңгы төркемнәренә таныклык тапшыру тантанасында сөйләде.
«Җиденче агымның чираттагы чыгарылышы, монда бишенче һәм алтынчы төркемнәр. Җиденче агым – бу проектның иң зурысы булып чыкты, монда меңнән артык укучыбыз бар, Казан җирендә меңнән артык укучыны бергә җыярга урын булмау сәбәпле, без аларны аерым-аерым төркемләп җыйдык. Гыйнвар аеннан бирле биш төркем – 700ләп шәкерт таныклык алды, соңгы 300 укучы бүген таныклык ала. Алган гыйлем белән дөрес файдаланырга, бу гыйлемне кулланырга тырышырга кирәк. Гыйлемне дә, башка әйберләрне дә кулланмасак, ул тутыга, сүнә, онытыла. Алган гыйлемнәрне һәрвакыт белгән кадәр бирергә тырышырга кирәк», – ди хәзрәт.
Дәресләрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Казан ислам университетын тәмамлаган тәҗрибәле мөгаллимәләр алып бара, Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге остазлары укучыларыбызның белемнәрен тикшерә. Имтиханны уңышлы тапшырганнарга таныклыклар бирелә.
«Хәзерге проект инде 4 нче ел бара, Аллаһка шөкер. 3 ел дәверендә 11 меңгә якын кеше укыды, татар төркемнәренең җиденче агымы чыкты. Алар Коръәнне дөрес иттереп, матур иттереп укырга өйрәнде. Иң мөһиме, без Аллаһ ризалыгы өчен укыйбыз. Теләгем – алган белемнәребезне үзебездә генә сакламыйча, халыкка, мөслимә-мөселманнарга таратырга. Себердән, Уралдан, Башкортстаннан, Пермь, Ульяновск, Самара, Мәскәү – төрле яклардан килдек. Кайткач, Коръән нурын таратырга насыйп әйләсен, аңлатырга насыйп әйләсен», – диде Әхмәт хәзрәт.
- «Интертат» сайтында тулы репортажны укыгыз: Апанай онлайн-проектында чираттагы чыгарылыш кичәсе: «Гыйлемне кулланмасаң, ул да тутыга»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз