Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәт Мазһаров: Фәннәр академиясен булдырып, милләтебез, телебез, мәдәниятебезне үстердек
Татарстан Фәннәр академиясе белән 2006-2014 елларда җитәкчелек иткән Әхмәт Мазһаров фикеренчә, академияне булдыру милләт, тел, мәдәният үсешенә йогынты ясады.
Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында ТР Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган брифингта сөйләде.
Әхмәт Мазһаров Фәннәр академиясенә 1991 елда нигез салынганын искәртте. «Академия шактый катлаулы шартларда булдырылды. Бу эшкә каршы төшүчеләр дә, Советлар Союзының легендар академиясе бар бит инде диючеләр дә булды...» – дип искә алды ул.
Аның сүзләренчә, тулаем эчке продукты Татарстанныкыннан да ким булган Латвия, Эстония, Литваның үз академияләре булганда, «нигә әле татарныкы булмаска тиеш?!»
«Академия ул – милләт, дәүләтчелек нигезе, шуңа күрә Минтимер Шәймиевнең 1991 елгы Указы бик вакытлы булды. Ул катлаулы елларда галимнәр читкә дә күп китте. Академия булдыру Татарстаннан бик күп галимнәрне мөһаҗирлектән коткарды. Без республикада кирәк булуыбызны, безгә исәп тотуларын аңладык. Академияне булдыру республиканың фәнни потенциалын саклап калу өчен дә, галимнәргә мораль яктан да зур ярдәм булды. Бай фәнни мирасыбыз барлыгын истә тотып, академия булдыруга ихтыяҗ чыннан да зур иде», – дип искәртте Әхмәт Мазһаров.
Ул телләр һәм милләтләрнең юкка чыгуы кешелек генофонды деградациясенә китерә дигән аксиоманы телгә алды. «Академия булдырып, без милләтебез, телебез, мәдәниятебезне үстердек. Бүген академия институтлары тел, тарихны, мәдәниятне тулысынча колачлый, шул рәвешле кешелек генофондын ялганнан саклыйбыз», – диде Әхмәт Мазһаров.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз