news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәт Мазһаров: Академия эше өчен бөтен дөньядан зур татар галимнәрен берләштерә алдык

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Россиянең ислам дөньясы белән багланышларында роле зур. ТР Фәннәр академиясе белән 2006-2014 елларда җитәкчелек иткән академик Әхмәт Мазһаров – шул фикердә.

«Фәннәр академиясе Россиянең ислам дөньясы белән уңышлы хезмәттәшлегенә өлеш кертте дип саныйм. «Россия – ислам дөньясы: стратегик караш» төркеме эшендә академия зур роль уйнады», – диде ул ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган брифингта.

«Без академия эшчәнлеге өчен бөтен дөньядан зур татар галимнәрен берләштерә алдык. Ике тапкыр галимнәрне җыеп, симпозиумнар оештырдык. Академик Рәшит Сюняев һәм башкалар килде. Киңкүләмле конференцияләр уздырып, академия шул рәвешле халыкара аренага чыкты», – дип билгеләп үтте Әхмәт Мазһаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot