Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ахмат» махсус отряды командиры хәрбиләрнең көнкүрешен һәм яраткан песиен күрсәтте
«Ахмат» махсус отряды командиры, генерал-майор Апти Алаудинов махсус хәрби операция зонасында үз хәрбиләренең көнкүрешен чагылдырган видеоны телеграм-каналында күрсәтте.
Кадрларда аның берничә хезмәттәше сурәтләнгән, алар дошманның чираттагы һөҗүмен көтеп, командирлары белән бергә ышык урында вакыт уздыра. Биредә шулай ук песи дә ял итә. Аңа бирелгән кресло һәм калын җәймәгә карап фикер йөрткәндә, мәчене биредә бик яраталар, дип яза «Татар-информ».
«Ахмат» командиры сүзләренчә, песи якында гына шартлаган снарядларга игътибар итмичә тыныч кына йоклый. «Башсыз песи… Биредә андыйлар – хайваннар да, кошлар да, кешеләр дә күп. Менә шундый хәлләр», - ди генерал.
Ул шулай ук дошманның сугыш кирәк-яракларын кызганмавын әйтә, чөнки аның Россия хәрбиләренә каршы куярлык бүтән әйбере юк. «Без дә кукуруз сакламыйбыз. Юк-юк та, атып-атып алабыз», - ди генерал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз