news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ахмат» командиры хәрбиләре белән таныштыра: Татар, рус, комык, чечен

Интернациональ подразделение командиры генерал-майор Апти Алаудинов телеграм-каналында «Ахмат» махсус билгеләнештәге отрядларның берсенең позицияләрендәге кадрларны күрсәтте.

Ул позицияләрне җиһазлау шартлары һәм төрле милләттәге хәрбиләрнең кайберләре белән таныштырды. Биредә иңгә-иң куеп татар, комык, рус, чечен, шулай ук Россиядә яшәүче башка халык вәкилләре көрәшә, дип яза «Татар-информ».

«Бу участокта рус егете җаваплы булып тора. Аның карамагында барлык милләт хәрбиләре бар... Өйрәнегез! «Ахмат» ул иң тату, интернациональ подразделение» - диде Алаудинов.

  • Россия 2022 елның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Россия хакимияте берничә тапкыр махсус операция максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot