news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәт Кадыров Миңнехановны зирәк һәм алдан күрүчән сәясәтче дип атады

Әхмәт Кадыров Миңнехановны зирәк һәм алдан күрүчән сәясәтче дип атады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанда Чечня Республикасы вәкилләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Делегацияне Чечня физик культура һәм спорт министры Әхмәт Кадыров җитәкләде, шулай ук аңа Чечня вице-премьеры һәм финанслар министры Солтан Тагаев һәм Чечня башлыгының беренче урынбасары Умар Даудов кергән. Әңгәмә башында Татарстан лидерына Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровтан җылы сәламләү сүзләре тапшырылды. Бу хакта Әхмәт Кадыров Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов - зирәк, грамоталы һәм алдан күрүчән сәясәтче. Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасы актив үсеш күрсәтә һәм күп өлкәләрдә зур уңышларга ирешә», – диелә хәбәрдә.

Әхмәт Кадыров билгеләп үткәнчә, төбәктә гражданнар өчен бик яхшы шартлар тудырылган, алар иң югары мактауга лаек. Чечня Республикасы кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә омтыла.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровка рәхмәт һәм җавап сәламләү сүзләрен җиткерде. Делегация Татарстанга кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot