news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәт Фәйзи. Шагыйрь

Тик болар безгә кирәк, –
Диңгез төбе гавваслары*…
(*Гавваслар – диңгез төбенә чумып энҗе эзләүчеләр).


Син тормышка бик күп йөз елларның
Ыс катлавы белән капланган
Тәрәзәңнән карадың да:
«Дөнья
Нинди кәрлә һәм кызганыч!» – дидең.
Бер өлгесен ачып тәрәзәңнең,
Сокландырмак булдың дөньяны син
Йөрәгеңнең олылыгы белән;
Син уйладың, шагыйрь:
«Дөнья бит ул
Минем йөрәгемнең нәни генә
Күзәнәгеннән дә кечкенәрәк!»

Ташла тәрәзәңне,
Чык бүлмәңнән
Безнең янга,
Диңгез буена!
Диңгез сине үзенең батыр, кыю
Чумучыларыннан берсе итеп
Чакыра бүген.
Нинди киңлек монда!
Ташлан һәм йөз!
Кирәк булса тирән истәлекнең
Фрегат «Паллада»сын күтәр өскә,
Теләмәсәң,
Данлы «Челюскин»ның
Актар яңа эпопеясын.

Эпик җырга көчең җитми икән,
Ташла аны.
Чум һәм алып чык син
Диңгез төбендәге кабырчыклар
Эченә төренеп яткан энҗеләрне –
Лириканың энҗесен...
Син ач безгә
Диңгез төбенең серле әкиятен...
Диңгез йолдызлары,
Актинияләр,
Медузалар,
Диңгез гөлләре,
Җәнлекләргә охшап: үсемлекләр,
Үсемлеккә охшаш җәнлекләр һәм
Адәм йота торган әкәм-төкәм
Әкиятләрен алып чык син безгә!
Әкият табалмасаң, алып чык син
Көлке йә бер каты хикәя:
Болыт карасына төренеп
Утыра торган диңгез бюрократы
«Кара чәчкеч җәнлек» турында
Йә,
Киресенчә, диңгез эңгеренә
Электры белән якты бөркеп,
Йөзә торган балык турында...
Син чум, син чум тема океанына!
Бәлки сиңа берни очрамас, –
Тик анда да чумуың юкка булмас,
Син чыгарсың алып,
Бу уңышсыз
Чумуыңның тирән көрсенүен.
Без аңларбыз сине.
Бу көрсенү
Өметсезлек түгел.
Бу тик бары
Тагы да тирәнрәк чумарга
Йөгереп килү өчен артка чигенү...
Ару-алҗу тоймассың син ләкин,
Кояш белән үбешү бәхетеннән
Тетрәп, җәйрәп яткан су өстенең
Елмаюын күргәч...
Бәлки, океан
Үзенең тыныч, тигез маңгаен
Җыера башлар дулкыннары белән,
Ачуланып, океан ак чалларын
Болгый башлар шунда нигәдер.
Дулкыннарның зөмрет сафларын –
Гаскәрләрен тезәр бер-бер артлы.
Бу –
Чит диңгез акулалары
Безнең диңгез чигенә кергән булыр,
Туздырырга безнең ирешелгән
Өметләрнең гаҗәп гармониясен...
Алар һөҗүм иткән булыр
Безнең
Мәрҗән утрауларга,
Безнең гаҗәп
Энҗеләргә алар кул сузарлар...
...Син түзмәссең,
Тимер киемең киеп,
Диңгезләрнең курыкмас чумучысы,
Ташланырсың дошманнарга каршы!..
Шагыйрь, шагыйрь,
Ташла бүлмәңне син,
Чык һавага,
Диңгез ярына...
Әйдә, тын ал
Диңгез дулкынының
Тозлы сулышы белән!
Тоясыңмы,
Диңгез сыймый синең күкрәгеңә,
Ә син аның дулкыннары
Чәчрәвеннән туган бер тамчы гына!
Тик бу көчсезлекме, шагыйрь?
Юк! Һич!
Бу бит тагы да яхшы,
Сизәсеңме, –
Берни белән чикләнмәгән
Бөек
Иркенлекне тою
Тагы да яхшы!
Ә бит шул иркенлек синеке ул –
Син аңарга хуҗа һәм җырчы.
Аның бөтен хәрәкәте,
Сулышы,
Бөтен тавышы –
Ике күбәләкнең
Сөешеп кушылу сулышыннан алып,
Дөньяларның тетрәвенә чаклы –
Синеке!



*«Шагыйрь» – фәлсәфи эчтәлекле, киң һәм тирән мәгънәле, метафорик фикерләүгә корылган катлаулы әсәр. <...> Әхмәт Фәйзи, социалистик реализмның киң иҗат мөмкинлекләренә таянып, эзләнүләрне төрле юнәлешләрдә алып барырга чыкыра. Тормыш – катлаулы һәм куп кырлы. Сәнгать, шул исәптән, аның үзенчәлекле һәм сизгер бер төре булган поэзия дә, чынбарлыкны образлы өйрәнү чарасы буларак, бер урында таптана алмый, ул туктаусыз үсәргә, төрләнергә, яңа юллар барларга тиеш...». (Тәлгат Галимуллин, «Һәр шагыйрь – трибун...» // Казан утлары, 1977, №8).

Әхмәт Фәйзи (Фәйзуллин) (1903-1958) – язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. Уфада туып үсә. Туган шәһәрендә урта белем алгач, Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Төрекмәнстан шәһәрләрендә, Донбасста, шулай ук Казан, Арча һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп, матбугат һәм мәгариф системаларында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Бай әдәби мирас калдырган язучыларның берсе. Иҗат юлын 1916 елда башлый, беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле була. Сатирик хикәяләр, ике дистәдән артык пьесалар авторы. Музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар иҗат итә («Качкын» һәм «Җәлил» (Нәҗип Җиһанов музыкасы) опералары, «Шүрәле» (Фәрит Яруллин), «Кисекбаш» (Рәшит Гобәйдуллин) балетлары һ.б.). «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot