Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәт Фәйзи. Мәрәкәй
Борын-борын заманда,
Кырда түгел, аланда
Яшәгән, ди, Мәрәкәй,
Яши, ди, ул һаман да.
Дәрәҗәне, исемне
Үлеп сөйгән Мәрәкәй.
Тик бер ягы үтерә:
Талант ягы бәләкәй.
Ул яшәгән зур илдә
Орден ала – көтүче,
Артист, шагыйрь, инженер,
Котыпларны үтүче.
Мәрәкәй тик исемсез
Кыерсына, көрсенә.
Үч иткәндәй, Мәрәкәйне
Искә алмый берсе дә.
Эшләр иде, яшьтән үк
Эш сөймәгән Мәрәкәй,
Нигә дисәң, – ялкаулык,
Сәләт ягы бәләкәй.
Очар иде, яшьтән үк
Бу эшкә аз чыныккан,
Очу түгел, урындыкка
Менәргә дә курыккан.
Җырлар иде, тавышы
Үз яныннан узмаган,
Кигәвен дә Мәрәкәйдән
Талантлырак бызлаган.
...Йөри торгач аптырап,
Салмак атлап, шәп атлап,
Әллә нинди бер сүзне
Алып киткән такмаклап.
Такмак үзенә ошаган,
Ул сөенгән ужасно!
– Тукта, тукта, шәп фикер:
Шагыйрь булып булмасмы?!
Шулай итеп Мәрәкәй
Бар җәфасын оныткан,
«Шагыйрь» булган, тәнкыйтьчесен
«Формалист» дип куркыткан.
Алдап-юлдап, кирәк җиргә
Исемен уздырган «шагыйрь».
Кайберәүнең салпы ягына
Салам кыстырган «шагыйрь».
Шул юл белән үз исемен
Рәсемнәрдә тараткан,
Афишаларга бастырган,
Патефонда җырлаткан.
Үзенә тәнкыйть яздырган,
Кодасыннан мактатып...
...Тик һаман да Мәрәкәйгә
Карамыйлар шаккатып.
Аңа бүрек тә салмыйлар,
Юньләп кул да бирмиләр,
Трамвайда урын түгел,
Юньләп юл да бирмиләр.
Читләр түгел, хәтта бераз
Танышлар һәм әшнәләр,
«Мәрәкәй!» – дип дәшмиенчә,
«Һәй, күзлек», – дип дәшәләр.
...Беркөн шагыйрь уйланып
Кайтып килә өенә,
Исемсезлек кайгысы
Белән яна, көенә.
Килә аның каршына
Зур оркестр... барабан...
«Шагыйрь» күңеле нечкә бит,
Йомшап китә яңадан...
– Менә мин дә үләрмен,
Эшегезгә тыгылмам,
Исегезгә төшерерсез,
Сагынырсыз – мин булмам...
Һәм ул озак көттермәде,
Үлде куйды беркөнне.
Якыннары бик хөрмәтләп
Озаттылар мескенне.
Дус-ишләре Мәрәкәйгә
Бурычлы калмадылар,
Озатырга бер кечкенә
Оркестр ялладылар.
Халык, күреп, бер-берсеннән
Сорашалар үтешли:
– Яшь идеме, карт идеме?
Ничә яшьтә? Ни төсле?
Бар да айый, тирән сулый,
Башын чайкый, кызгана,
Барсында да Мәрәкәйне
Белү дәрте кузгала.
– Исән чакта белмичә
Йөргәнбездер кадерен.
Һич булмаса чәчәкләп,
Бизәп кайтыйк каберен.
...Моны ишетеп, Мәрәкәй
Үлгәненә үкенә,
Эче поша ятуына,
Селкенмичә тик кенә.
Мәрәкәйнең ахырда
Түзем җебе ычкына.
Кузгала да, башын сузып:
– Бу бит мин! – дип кычкыра.
Һәрбер кеше алданганын
Сизеп, оялып китә...
...Һәм Мәрәкәй йокысыннан
Шунда уянып китә.
*«Габдулла Тукай һәм Владимир Маяковскийлардан алган сатира камчысын кулына тотып, Әхмәт Фәйзи поэзия учагында кул җылытучы һәр төрле кәсепчеләргә, халтурщикларга, талантсыз, зәвыксыз һәм белемсез килеш шагыйрь исеменә дәгъва итеп йөргән «мәрәкәйләргә» каршы чыга. «Бер шагыйрьнең йөрәк тарихы» (1936), «Мәрәкәй» (1939), «Минме тормышны белмим?» (1952), «Эх, шагыйрь булсаң иде!» (1952) кебек сатирик-юмористик шигырьләрендә автор иҗат кешеләре алдына гаять югары этик-эстетик таләпләр куя...». (Тәлгат Галимуллин, «Һәр шагыйрь – трибун...» // Казан утлары, 1977, №8).
Әхмәт Фәйзи (Фәйзуллин) (1903-1958) – язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. Уфада туып үсә. Туган шәһәрендә урта белем алгач, Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Төрекмәнстан шәһәрләрендә, Донбасста, шулай ук Казан, Арча һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп, матбугат һәм мәгариф системаларында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Бай әдәби мирас калдырган язучыларның берсе. Иҗат юлын 1916 елда башлый, беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле була. Сатирик хикәяләр, ике дистәдән артык пьесалар авторы. Музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар иҗат итә («Качкын» һәм «Җәлил» (Нәҗип Җиһанов музыкасы) опералары, «Шүрәле» (Фәрит Яруллин), «Кисекбаш» (Рәшит Гобәйдуллин) балетлары һ.б.). «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз