news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәт Фәйзи. Кыр казлары

Кыр казлары, кая очасыз сез?
Берегез алда, берегез артта сез.
Кыйгылдашып, сез нәрсәне болай,
Күмәкләшеп, җигелеп тартасыз?

Беләм, беләм, җәйне тартасыз сез
Чинар үскән диңгез буена,
Магнолийлар үскән бакчаларга,
Йөзем үскән таулар куйнына.
Җәй үзенең алтын киемендә
Сезнең арттан атлар, агылыр.
Тик сез минем гомеремнең җәен
Алып китәлмәссез барыбер.

Барыбер, барыбер аннан сез кайтырсыз
Минем янга, канат кагынып.
Гомеремнең минем җимешләнеп,
Тулып җиткән җәен сагынып.



Әхмәт Фәйзи (Фәйзуллин) (1903-1958) – язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. Уфада туып үсә. Туган шәһәрендә мәдрәсә, мәктәп һәм гимназиядә белем алгач, Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Төрекмәнстан шәһәрләрендә, Донбасста, шулай ук Казан, Арча һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп, матбугат һәм мәгариф системаларында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Бай әдәби мирас калдырган язучыларның берсе. Иҗат юлын 1916 елда башлый, беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле була. Сатирик хикәяләр, ике дистәдән артык пьесалар авторы. Музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар иҗат итә («Качкын» һәм «Җәлил» (Нәҗип Җиһанов музыкасы) опералары, «Шүрәле» (Фәрит Яруллин), «Кисекбаш» (Рәшит Гобәйдуллин) балетлары һ.б.). «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot