Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәт Фәйзи. Флейталар
(Поэма)
Моны вак буржуаз романтизмын революциянең героик көндәлегенә, төшенкелек флейталарын революциянең яшәү һәм җиңү гөрелтесенә алыштырган таза йөрәкле интеллигенциягә багышлыйм.
1
Флейталар, инәлгәндәй сузып,
Нидер сагынып көйли...
Алар сорый яшьлек хикәямне,
Белмим... нәрсә сөйлим...
Яшьлек... яшьлек... дөресен әйтим, аны
Тоймадым мин чынлап,
Тик аңардан калды колакта
Ерак чаңдай чыңлау...
Яшьлегемдә күрмәдем дусларга,
Тойгыларга муллык,
Минем «дуслар» әкият сакаллы
Кәрлә еллар булды...
...Мин хәтерлим, диңгез ягасында
Бер генә «мул» кичне:
Хәмер генә түгел, без анда
Бик күп нәрсә эчтек.
Подвалларда йөзәр еллаган
Аракыдан алып,
Эчтек без тузанлы томнардагы
Лирикалар балын.
Флейталар уңаена йөрәк
Бер шаша, бер тына,
Зәңгәр хыял имә күңелне,
Томан, томан, томан...
Эчтек без мәхәббәт бокалыннан
Каныгып, кабынып эчтек;
Без сөймәгән әйбер калмады, бу
Оргияле*
кичне...
Тост күтәрдек Наядага**
охшаш
Блондинка өчен...
Шунда ук «милләт» өчен... һәм гомумән
«Планета» өчен;
«Бәни бәшәр» өчен, «бәндә»ләрнең
Туганлыгы өчен
Ант итештек шунда, бер-беребезнең
Күз яшьләрен эчеп.
Шул исереклек белән туды миндә,
Һич сәбәпсез, бунтарь.
Мин диңгезгә карап кычкырдым:
– Яндырырмын, тукта!
Кыйбат аракылар бетте... шуннан шушы
Оргияле кичне –
Иң кыйбатлы хәмер итеп, минем
Яшьлегемне... эчтек.
Планетага планета бәрелдеме,
Белмим, ни булгандыр,
Мин уяндым кинәт, айный-айный...
Айну авыр... авыр...
Мин диңгезгә бардым, махмырлы
Башым белән диңкеп,
Шторм булган төнлә... ә хәзер тын...
Көзге кебек диңгез...
Мин гомеремдә очрыйм беренче
Мондый матур таңга.
Әйтерсең бу таңны бүген төнлә
Диңгез сугышып алган.
Суга карыйм, суда... ах, ни күрәм:
Тетрәп китте күңел!
Кем булса да булсын бу шәүлә,
Тик... тик... бу мин түгел.
Мин бер янып, бер суындым, бетте
Буыннарда ныклык.
Мин төшендем гомеремдә тәү тапкыр
Куркыныч чынлыкны:
– Бу – мин. Кичәгеләр – дуслар түгел,
Кретиннар, ворлар.
Алар качкан, минем кояш кебек
Яшьлегемне урлап.
Алар минем тигез маңгаема
Баскыч терәгәннәр,
Чәч алтынын урлап, бөдрәләргә
Көмеш көрәгәннәр.
Күзләремнең зәңгәр шатлыгын
Алар суырып эчкән.
Яңаклардан алсу яктылык
Әллә кая күчкән...
Тик бер нәрсә үтмәс игәү белән
Кырды, кырды уйны:
– Яшьлегемне, дуслар, яшьлегемне,
Яшьлегемне җуйдым!
Минем өстән узды – яшьлек түгел,
Явар-яумас болыт.
Ә мин калдым кырда ялгыз... чакрым
Баганасы булып.
Мин югалттым яшәү мәгънәсен –
Шушы көе, ялгыз...
Кабаланып, тетрәп, кесәмнән
Браунингны алдым.
Чигәгә суга пульс ритмлап:
– Атыл, атыл, атыл!
Ә күз сөзә шадра диңгез өстен,
Ә таң шундый матур!..
Син шаярма, тойгы, акыл белән!
Шаярма син, тойгы!
Синең өчен булмый, кем өчен мин
Үз-үземнән туйдым?
Синең өчен булмый, кем өчен мин
Азап чиктем, тойгы?
Синең өчен булмый, кем өчен мин
Яшьлегемне җуйдым?
...Чигәгә суга пульс ритмлап:
– Атыл, атыл, атыл!
Гомереңдә бер тойгы өстеннән
Өстенлек ал, акыл!
Бармак, тарт курокны; браунинг,
Атыл, атыл, атыл!
Ә диңгез шундый киң!.. Җылы!..
Ә таң шундый матур!..
Флейталар иңри... Нервылана...
Кабалана... Тына.
Аннан тагын талгын гына ага
Тирән елга сыман...
2
Тавышы беткән дансыз актёрга
Ялгыз алкыш төсле,
Суы кипкән күлгә әйләнеп
Кайткан аккош төсле,
Бер хат килде миңа ерактан...
Көньяк фронтыннан.
Кинәт тынам, кургаш кебек авыр
Юллар сүзен тыңлап...
– «Чорыбыз, – дигән хатта, – җилкә өчен авыр,
Йөрәк өчен – җиңел,
Абыең егылмады җиңелеп,
Абыең үлде җиңеп...»
...Ышанмыйм... Ят минем яшәү белән
Аның бу юклыгы...
Ничек сүнсен аның күзләренең
Яшәү яктылыгы?!
Минем кирем: яшьтән яшәү белән
Сулыш алган егет
Ничек аусын барган җирдә, юлын
Каны белән чигеп.
«...Абыең, – дигән хатта, – үлгән чакта,
Елмаеп карады,
Күзләреннән аның без укыдык
Йөрәге карарын...
Без укыдык: «Сез каласыз, дуслар!
Сез бәхетле... Таза...
Ә мин менә... каным белән... соңгы
Сәламемне язам...
Дөрес... минем үлем – күп азаплар,
Күп михнәтләр чиге...
Мин юлымны үттем тир һәм каным
Белән эзләр... чигеп...
Мин эшләдем моны... илем өчен...
Шушы көнем өчен...
Үлем, димәгез... бу... яшьлегемнең
Масаюлы... очы...
Мин үкенмим... көрәш юлы шундый...
Кем өчен ул шома?..
Әз көрәштем, дуслар... мин җитмәдем...
Мин үкенәм шуңа...
Сау булыгыз, дуслар... сез каласыз...
Сез яшь... көчле... таза...
Юк... мин үлмим... каным белән... җиңү
Сәламемне... язам».
...Ул, ниндидер адрес чыгарып:
«Энекәшкә...» – диде...
«Ни языйк?» – дип сорап өлгермәдек,
Башны гына идек...
...Без белмибез сине, адресат!
Хат язабыз сиңа,
Герой сугышчының туганы
Кем икәнне сынап...
Без егылган яшьлек әләмен
Яткырмадык көтеп,
Без күтәреп алып киттек аны
Эстафета итеп...
Көрәш юлы көйсез... кытыршы...
Эстафета ерак...
Без егылсак, яшьлек егылмас,
Яшьлек илне урар;
Без егылсак, безне алыштыр,
Хәзергә хуш, дускай!
Добровольный отряд исеменнән
Галимҗан Мустаев...»
* * *
Мин, планетага яңа килгән кебек,
Торам күзне текәп...
Әйе, бүген төнлә шторм булу
Дөрес булган икән.
Әйе, дөрес икән, мин тәүге кат
Очрыйм мондый таңга,
Әйе, дөрес икән, бүген таңны
Диңгез сугышып алган.
Беренче кат тойдым үземдә
Үзем белән тиңлек,
Беренче кат бүген таң озоны
Браунингны җиңде!
Башым озак, чыжым колгасыдай,
Шаулап торды улап...
Озак, озак бу хат колагымда
Чыңлап торды болай:
– Планетага планета бәрелү
Уятмады сине, –
Бәрелеште илдә соңгы кат
Сыйныф белән сыйныф;
Бәрелеште илдә соңгы кат
Ике чорның көче.
Үл, тик үзең өчен түгел,
Шушы бәрелеш өчен!
Син бурычлы революциягә,
Тик ни белән, ничек?
Үл! Тик үзең өчен түгел,
Революция өчен!
Ә мин... үз гомеремне үзем өчен
Килде юк итәсем.
Мин белмәдем абыем белгән хәтле
Көрәш логикасын.
Бунтарьлыгым диңгез яндырмады,
Үземне яндырды.
Рыцарьлыгым миңа дан бирмәде,
Көлкегә калдырды...
Абыйларым анда көрәшкәндә,
Тешләр кысып, түзеп,
Мин эш юктан монда бунт күтәрдем
Үземә каршы үзем.
Абыйларым анда яшьлекләрен
Илгә биргән чакта,
Мин – тилелек даһие – ертышканмын
Үз яшьлегем яклап...
Болай булгач, мин кем?.. Яңа нәсел
Эчендә мин – тутык...
Мин – ятышсыз чорга... Мин – бу чорның
Соңгы Дон Кихоты...
Мин кычкырдым. Тавышым әйләнәмдә
Тапмады һич садә...
Мин – философ дәвер янында
Эштән чыккан надан.
Сузган саен чуалтканмын гомер
Йомгагымның җебен,
Мин куганмын йөрәк грузовигын
Исерек шофер кебек...
Флейталар сагынып, сагынып иңри;
Флейталар елый...
Алар миннән яшьлек хикәямне сорый.
Ә мин еш-еш сулыйм...
Ә мин менә таң озонын сулап,
Үпкәләргә төйим.
Мин үземне сүгәм, үкенеп түгел,
Иртәгәмне сөеп...
Яраларны мин яшермим, дуслар, –
Яшерәсем килми...
Авыруын яшергән үлә, диләр, –
Мин үләсем килми...
Мин бәйлисем килә сезнең белән
Калган гомрем җебен.
Мин яшисем килә моңа хәтле
Һич килмәгән кебек!
Мин шат... Бүген үкенеч игәве
Йөрәгемне кырмый.
Мин шат... Бүген, үлүемне түгел,
Тууымны җырлыйм...
***
Туу! туу! туу!
Ууууу!..
Уууууу!..
Улап туа бу сүз,
Көзән җыерып, рәнҗеп, интегеп,
Елап туа бу сүз...
Туу! туу! туу!
Дуууу!
Дуууу!
Дулап туа бу сүз,
Нәрсәдәндер котылгандай, иркен
Сулап туа бу сүз;
Йөрәк каны, маңгай тирләреннән
Килеп туа бу сүз;
Көлү катыш елап, елау катыш
Көлеп туа бу сүз...
Шулай туа кеше, шулай агач,
Җир астыннан чыгып,
Шулай туа революция,
Шулай туа шигырь...
Зур эш итеп түгел, төчкергәндәй,
Мине тапкан анам,
Туып куйганмын эш арасында,
Ашык-пошык кына...
Кеше түгел, черек чөгендер
Йолыкканнармыни, –
Туган уңай белән тирә-ягым
Онытканнар мине...
Мин – «биләүле бунтарь» – шул чагындук
Бөлгән, тетелгәнмен,
Яшьләрем чишмәсен төбенә хәтле
Эчеп бетергәнмен.
Минем әти булган философ һәм
Урта кул итекче;
Ул тормышын узган атлап түгел,
Безе белән типчеп...
Типчи торгач, әти баеган,
Дәүләт артып ташкан:
9 бала,
4 чир,
10 пар калып,
Геморройдан башлап...
Шулай туганмын мин...
Туу авыр диеп,
Алдый икән җырчы,
Болай гына булгач,
Язып тору көлке,
Укучыңны борчып.
Болай гына булгач,
Язар идеммени,
Йөрәгем тоймаса,
Еллар таңында мин
Икенче кат терелеп,
Яңадан тумасам...
...Революциянең штабына кердем...
Документсыз... танысын:
– Менә, – дидем, – тишек кесәм бар да,
Тапсыз намусым.
Мин буяусыз-нисез сөйләп бирдем
Үткәнемнең чынын...
Бунтарьлекның хыял тулы башын,
Үкенечле соңын...
– Ышаныгыз, дидем, тойгым – таза,
Бирегез миңа сынау...
Мә, тентегез мине, мә, тотыгыз
Рентген яктысына!
Хәзер, дидем, еллар эрененнән
Ачылды күз – чиста.
Җуелмаган тапсыз намусым бар,
Ул һәрвакыт постта...
Мин көрәшнең аяусызлыгына –
Барысына чыдармын.
Тик... әйтегез миңа турыдан-туры:
...Миннән
Көрәшче... чыгармы?
– Республикам! Менә мин. Минем өчен
Артка юл юк кире,
Йә син ышан миңа – сафыңа ал...
Йә... ат мине!.. – дидем...
Ярсып әйткән сүз тамакта
Чыгар-чыкмас калды,
Мин буылдым кинәт... яшме, бу ни
Күзне томалады?
Юк! Яшь булмас. Бу тик болай гына,
Газдан, төтеннәндер, –
Мин бит яшьне биләвемдә чактук
Эчеп бетергәнмен...
Күп булды гомремдә йөрәгемнең
Парчаланган чоры, –
Дымсыз булды, әмма минем күз, гел
Чакма кебек коры.
Янга килде шадра комиссар...
Таза. Туры. Көчле.
Ә күз... Катып калдым, үз күзләрем белән
Аның күзен эчеп.
– Шагыйрь?! – диде сорау катыш ул,
Елмаярак төшеп...
Бу күз минем бөтен йөрәгем
Төенен алды чишеп.
Бу күз мине әнием сөймәгән
Җылылык белән сөйде,
Бу күз миннән мандат сорамады,
– Бу – безнеке! – диде.
Бу күз минем тойгым сиртмәләрен
Кинәт кенә сүтте...
...Онытылган яшь чишмәмне табып,
Сусап, йотылып эчтем...
– Дуслар, бу яшь түгел, бу минем
Йөрәгем тулы шигырь!
Дуслар, бу яшь түгел,
Күңелем иртәсенең
Чыгы...
Бу «чык» күзем йөрәк тәрәзәсен
Тузаннардан юар.
Мин яңадан тудым. Туучы бит
Шулай елап туа.
– Чыгышың кем?
– Әти итекче,
Одиночка-кустарь...
Ә аннан соң эшче. Фабрикта.
Үлгәнгәчә постта...
– Ә үзең?
– Ә үзем... (Ни әйтергә белми,
Терәлеп калам, туктап.)
Мин дә... одиночка...
– Кустарь?
– Түгел... әйе...
Кустарьрак... бунтарь...
Кинәт кенә шартлый штабта
Көлү шрапнеле,
Ә военком минем күзгә карый,
Яз җылысыдай көлеп...
Мин көлдерәм, көләм алар белән,
Үткәнемне сөйләп...
...Мин яңадан тугач, беренче кат
Менә шулай көләм.
Флейталар гүли... хикәямнең
Чиксезлеген көтеп...
Ә мин бирәм хикәямнең читен
Нәни генә китеп...
Бу – җыр. Җыр ул гомердән бер өзек.
Җыр ул гомер түгел.
Бу – «Илиада» тугел, ә үзем,
Сукыр Һомер түгел...
3
Җиңеп менде еллар баскычы...
...«Правда»да хәбәр:
«Фәләнеф... инженер... орденлана
Икенче мәртәбә...»
Әһәмият бирми фамилиягә,
Укып китәм ары:
«18нче еллар... Кубанны
Дошман ала сарып...
Үзирекле отряд белән бергә
Деникинга каршы
Бу да китә, генералга тиңсез
Ачу белән ярсып...»
18нче... тукта... бу бит абыйның
Соңгы елы иде...
Шул елны бит таң озоны минем
Браунингны җиңде...
Шул елны бит көньяк фронтыннан
Бер хат килде миңа:
Герой күзәтченең алмашы
Кем икәнне сынап...
Истәлекләр мине алып китте,
Аерып җырларымнан,
Абыемның сөякләре яткан
Кубан кырларына...
Көрәш юлы көйсез – кытыршы,
Эстафета ерак.
Без егылсак, яшьлек әләме
Егылмас, ил урар...
«Без егылсак, безне алыштыр...
Хәзергә хуш, дускай!
Добровольный отряд исеменнән...»
Кем иде соң?.. Тукта!..
Хатны табып, кургаш юллар сафын
Күз тагын бер юрта.
Хат имзасы белән
Инженерның
Фамилиясе уртак.
Исемнәре шул ук...
Партизан!..
Ул үлмәгән! Тере!!
Стальмостта эшли,
Күперләр,
Юллар
Инженеры!!!
Дәвер, дәвер! Полотнам тар минем
Өлкән гәүдәң өчен,
Синең бөеклекне бер җыр белән
Сөйләп бетерим ничек?
18нче елда алган хатка
Җавапны мин яздым, –
15 ел уздырып, яшьлек җиңеше
Җимешләнгән язны.
Иптәш Мостай, беләсеңме, без бит
Кызык чордаш икәү!
Сине әйтәм, һаман синең эш
Юллар салу икән.
Сугышып алган юлларыңда әле
Эзең суынмаган,
Кай арада йөрәгең утын куштың
Салкын чуеннарга?!
Дипломга гына түгел, геройлыкка
Тоттың бит син сынау!
Мин масаям синең белән, дустым,
Мин сокланам сиңа!..
...Күрешмәдек бер дә... ә без һаман бергә
Синең белән икәү.
Әйләнеп кара әле, без менгән юл
Нинди биек, текә!
Без бит монда яңадан әйләнеп
Төшмәс өчен мендек!
Без бит озак, кояш кебек озак
Сүнмәс өчен җиңдек!
...Ә мин бунтарь һәм тар ялгызлыкны,
Ятимлекне җиңдем.
Минем семья – азат хезмәт иде,
Һавам – юмарт киңлек!
Мин яшәсәм элек каргалып, –
Йорт юк, дус юк, ил юк...
Хәзер... бөтен ил – минеке!
Дуслар –
Миллион!
Мин масаям, мине күккә чөя
Бөек исем хисе:
Бөек кеше түгел мин, шулай да
Бөек чор кешесе!
Мин масаям, «бүген» һавасында
Чыңлый минем җырлар!..
Мин масаям, мин бит Ленин белән.
Ленин белән чордаш!
Мин шул илдән, монда масаюлы
Биеклектә кеше.
Хезмәт – гарьлек түгел, ә батырлык,
Шөһрәт һәм дан эше!
Мин бүгенне хыял итеп түгел,
Капшап, тотып беләм.
Безнең романтика янәшә
Реаль чынлык белән!
Без егылган яшьлек әләмен
Яткырмадык көтеп,
Без күтәреп алып киттек аны,
Эстафета итеп.
Без күрсәттек аны күтәрүдә
Өлге булыр ныклык,
Кулдан төшермәдек, кул өзелсә,
Тешебез белән тоттык!
Яшьлек егылмады. Ул күрсәтте
Үзен үрә басып,
Яшьлек алды безнең белән мәңге
Яшәү правасын!
Безнең яшьлек җиңү таңында
Йолдыз булып янды,
Без бит аны диңгез таңны сугышып
Алган кебек алдык.
Безнең яшьлек үтте чорлар аша,
Яшен кебек чагылып,
Безнең яшьлек ике дәвер чиген
Билгеләде кабынып!..
Һәй! Тормыш, мә! Ярыңа ыргытам
Калган гомерем җебен!
Мин яшисем килә, моңа хәтле
Һич килмәгән кебек!
Мин шат... бүген үкенеч игәве
Йөрәгемне кырмый...
Мин шат... бүген, – үлемемне түгел,
Тууымны җырлыйм.
Флейталар иңрәп тына, узган
Гомер кебек чыңлап...
Алар тына, минем даулы йөрәгем
Симфониясен тыңлап…
*Оргия – шашкын эчү мәҗлесе.
**Наяда – иске әкиятләрдә очрый торган хыялый матур кыз.
*Әхмәт Фәйзи 1930нчы елларда әдип һәм тәнкыйтьче буларак җитлегеп җитеп, татар поэзиясен «Флейталар», «Дала һәм кеше», «Көрәш бара», «Кара таш ник дәшми?» шикелле үзенчәлекле поэма-баллада, лирик парча һәм җырлары белән баета. Халык иҗаты ачышларын язма поэзия казанышлары белән баетып, яңа әдәбиятның, социалистик реализм әдәбиятының үсү мөмкинлекләре чикләнмәгән булуын раслый. Ул поэзиядә интеллектуаль-фәлсәфи башлангычны үстерүгә, хисне фикер белән үреп сурәтләүгә зур көч куя...». (Тәлгат Галимуллин, «Һәр шагыйрь – трибун...» // Казан утлары, 1977, №8).
Әхмәт Фәйзи (Фәйзуллин) (1903-1958) – язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. Уфада туып үсә. Туган шәһәрендә урта белем алгач, Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Төрекмәнстан шәһәрләрендә, Донбасста, шулай ук Казан, Арча һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп, матбугат һәм мәгариф системаларында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Бай әдәби мирас калдырган язучыларның берсе. Иҗат юлын 1916 елда башлый, беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле була. Сатирик хикәяләр, ике дистәдән артык пьесалар авторы. Музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар иҗат итә («Качкын» һәм «Җәлил» (Нәҗип Җиһанов музыкасы) опералары, «Шүрәле» (Фәрит Яруллин), «Кисекбаш» (Рәшит Гобәйдуллин) балетлары һ.б.). «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз