Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәт Фәйзи. Бал корты
Чәй эчәбез бал белән,
Бала-чагалар белән.
Бала-чага алты җан:
Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,
Зәйнәп белән Галия,
Иң соңгысы Асия.
«Бал» дисәң, бер кими,
Кашык тыксаң, өч кими,
Алты кашык тыгылса,
Иртә тия, кич тими,
Кайвакытта һич тими.
Нигә дисәң, бал татлы,
«Юкәбал» дип атаклы,
Кәрәзләре сап-сары,
Саркып тора аслары.
Кашык белән аласың,
Тел өстенә саласың,
Эреп китә авызда.
Кара аны, сак кылан,
Ашъяулыкка тамызма!
Чәй эчәбез бал белән,
Бала-чагалар белән.
Балны кем бигрәк сөя?
Иң кечкенә Асия.
Ул чынлап та кечкенә,
Яше дә тик өч кенә.
Әйтә белми «р»ны да,
«Кыл» ди әле «кыр»ны да.
«Кар» диялми, «кал» ди ул,
«Бар» диялми, «бал» ди ул.
Инде «бар»ны «бал» дисә,
Бал искә килеп төшә.
– Абый, бал ул нәлсә? – ди,
– Бал ул кайда үсә? – ди.
Белгәннәре көләләр,
Белмәгәннәр бүләләр:
– Бал үсәмени, юләр,
Аны ясый кешеләр...
Шулай сөйләп торганда,
Әллә кайдан, урамнан
Ачык тәрәзә аша
Очып керә бал корты...
Менә сиңа тамаша!
Быз! Быззз! бызылдый:
– һәй, бүген көн кызззу, – ди,
– Сезззнең янга утырып,
Бер ял итеп узыйм, – ди.
Сикереп тора балалар,
Әй бал кортын куалар,
Куган саен, бал корты
Очып килә ажгырып:
– Ә шулаймы? Сеззз безззне
Шулай каршылыйсызззмы?
Алай булса, сабыр! Сеззз
Бүген балсыззз калырсыззз,
Кирәк булса, бу балны
Миннән сорап алырсыззз!
Һәм ул балга талпына да
Төшеп өстенә куна.
Нәҗип түзми бу эшкә,
Әзерләнә сугышка:
– Ул ашый безнең балны, – ди, –
Пленга алам мин аны, – ди.
Кулын салуы була,
Тартып алуы була:
– Әлләлләлә! Корт чакты! – ди.
Әхмәт шунда: – Ул хаклы, – ди, –
Комсыз булма шулчаклы, – ди, –
Корт үзен яклый белә, – ди, –
Бәладән саклый белә, – ди, –
Ул бит сиңа тимәде, – ди, –
Ник син аңа тиясең? – ди. –
Ул бит үзе син ашаган
Шушы балның иясе! – ди. –
Бал ул үсми орлыктан, – ди, –
һәм ул чыкмый фабриктан, – ди.
Шушы корт бит, кыскасы, – ди, –
Балны ясау остасы, – ди. –
Ул шул балның эшчесе, – ди, –
Кәрәзен төзүчесе, – ди, –
Инженер, – ди, – химик, – ди,
Юк, без аңа тимик, – ди. –
Киресенчә, без аңа
Күрсәтик дәрәҗә, – ди, –
Аның өчен һәрвакыт
Ачылсын тәрәзә, – ди.
Шуннан бөтен йорт белән
Татулаштык корт белән.
Инде хәзер еш кына
Бал корты безгә куна.
Бал корты хәзер безнең –
Көтеп алынган кунак.
Чәй эчәбез бал белән,
Бала-чагалар белән.
Бала-чага алты җан:
Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,
Зәйнәп белән Галия,
Иң нәние Асия.
Гәрәбәдәй сары бал
Тора табын балкытып,
Табыныбыз уртасында –
Кунагыбыз бал корты.
– Кыстамагыз, бик рәхмәт,
Бик шәп кунак иттегеззз, – ди,
Инде хәзер үзззегеззз
Безззгә рәхим итегеззз! – ди.
Әхмәт Фәйзи (Фәйзуллин) (1903-1958) – язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. Уфада туып үсә. Туган шәһәрендә урта белем алгач, Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Төрекмәнстан шәһәрләрендә, Донбасста, шулай ук Казан, Арча һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп, матбугат һәм мәгариф системаларында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Бай әдәби мирас калдырган язучыларның берсе. Иҗат юлын 1916 елда башлый, беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле була. Сатирик хикәяләр, ике дистәдән артык пьесалар авторы. Музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар иҗат итә («Качкын» һәм «Җәлил» (Нәҗип Җиһанов музыкасы) опералары, «Шүрәле» (Фәрит Яруллин), «Кисекбаш» (Рәшит Гобәйдуллин) балетлары һ.б.). «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз