news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәт Фәйзи. ***(«Алмаларның якты кызыллыгы...»)

***
Алмаларның якты кызыллыгы
Йөзләреңдә синең чагыла төсле,
Әллә алма синең йөзең төсле,
Әллә йөзең синең алма төсле.


Бер карасаң, күзең кара төсле,
Бер карасаң, үзе коңгырт төсле,
Әллә шомырт синең күзең төсле,
Әллә күзең синең шомырт төсле.


Тияр-тимәс ачык иреннәрең,
Алар берсен-берсе сөя төсле,
Әллә чия синең иренең төсле,
Әллә иренең синең чия төсле.


Син торасың карап күзләремә,
«Мин бит синең җырың!» дигән төсле,
Белмим, белмим, кызый, ахрысы, мин,
Ахрысы, мин сине сөям төсле.


Әхмәт Фәйзи (Фәйзуллин) (1903-1958) – язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. Уфада туып үсә. Туган шәһәрендә урта белем алгач, Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Төрекмәнстан шәһәрләрендә, Донбасста, шулай ук Казан, Арча һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп, матбугат һәм мәгариф системаларында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Бай әдәби мирас калдырган язучыларның берсе. Иҗат юлын 1916 елда башлый, беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле була. Сатирик хикәяләр, ике дистәдән артык пьесалар авторы. Музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар иҗат итә («Качкын» һәм «Җәлил» (Нәҗип Җиһанов музыкасы) опералары, «Шүрәле» (Фәрит Яруллин), «Кисекбаш» (Рәшит Гобәйдуллин) балетлары һ.б.). «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot