news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхмәт Фәйзи. Аккош

Аккош йөзә,
Дәрья гизә,
Дулкынлатып шәүләсен.
Дошманнарның
Күле кипсен,
Безнең диңгез шауласын.

Аккош оча,
Йолдыз коча,
Киңлекләргә туймыйча.
Без тынмабыз
Дошманнарның
Исемен җирдән җуймыйча.

Аккош оча
Ярсып, ярсып,
Күкрәк биреп давылга.
Без төзибез
Яңа тормыш,
Сер бирмичә авырга.

Аккош очар
Ил булып,
Шаулап искән җил булып.
Без яшәгәндә
Ил булып,
Дошман очар көл булып.


Әхмәт Фәйзи (Фәйзуллин) (1903-1958) – язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист. Уфада туып үсә. Туган шәһәрендә урта белем алгач, Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Төрекмәнстан шәһәрләрендә, Донбасста, шулай ук Казан, Арча һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп, матбугат һәм мәгариф системаларында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Бай әдәби мирас калдырган язучыларның берсе. Иҗат юлын 1916 елда башлый, беренче тәҗрибәләре шигърият белән бәйле була. Сатирик хикәяләр, ике дистәдән артык пьесалар авторы. Музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар иҗат итә («Качкын» һәм «Җәлил» (Нәҗип Җиһанов музыкасы) опералары, «Шүрәле» (Фәрит Яруллин), «Кисекбаш» (Рәшит Гобәйдуллин) балетлары һ.б.). «Тукай» романы өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot