Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхлак бозган өчен тоткарланган Россия хатын-кызлары Төркиядән киткән
Октябрьдә Анкарада әхлак бозган өчен тоткарланган унҗиде россияле Төркиядән китте. Бу хакта ТАСС Россиянең Анкарадагы илчелегенә сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Төркиядә полиция рейдлары вакытында әхлак һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны бозган өчен Россиянең 34 гражданкасы тоткарланган. Кызларны Анкараның төнге клубларында тотканнар, аларның кәрәзле телефоннарын алганнар, әмма туганнары белән стационар телефоннан аралашу мөмкинлеген тәэмин иткәннәр. Россиянең Анкарадагы илчелеге аларга ярдәм күрсәтергә тырышып карады.
«19 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, октябрь ахырында Анкара клубларында полиция рейдлары вакытында тоткарланган 17 Россия гражданкасы илдән киткән. Тоткарланучыларның бер өлеше Акьюрт депортация үзәгендә кала», - диелә илчелек хәбәрендә.
Ведомствода шулай ук вазгыятьне күзәтүне һәм тоткарланганнарга кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итүләрен өстәделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз