news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әхәт Юлашев: Илдус Мостюков кебек дустым булу белән горурланам

Әхәт Юлашев: Илдус Мостюков кебек дустым булу белән горурланам
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы комитетының элеккеге рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны якын дусты буларак искә алды. Кичә Әхәт ага Илдус Мостюковка һәйкәл ачуда катнашты.

«Без Илдус Мостюков белән күп еллар, кимендә 20 ел дус булдык. Зур дәүләт чараларына да Һәрвакыт бергә бара идек. Дачада бергә ял иткән чаклар да булды», – дип сөйләде Әхәт Юлашев журналистларга.

Ул Илдус Мостюковның булдыклы кеше, үз эшенең остасы булуын билгеләп үтте. «Аның «Свой-чужой» дигән эшләнмәләрен үз хезмәтемдә файдаландым», – диде Әхәт Юлашев.

«Ул кешеләрне яхшы белә. Зур ихтирамга лаек, тыйнак, артыгын сөйләп йөрми торган, гаиләсен һәм дусларын кайгыртучан, игътибарлы кеше. Мин аны бик хөрмәт итәм. Шундый дустым булу белән бик горурланам. Ул миннән нибары ике айга гына олырак булса да, аны хөрмәтләп, «Илдус абый» дип дәшә идем», – дип сөйләде Әхәт Юлашев.

news_right_1
news_right_2
news_bot