Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары Лос-Анджелеска Сабантуй алып бара
Зөлфия Нигъмәтҗанова америкалыларның татар мәдәнияте белән кызыксынуларын әйтте.
(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова 7-10 августта Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйге катнашучыларының Лос-Анджелес шәһәрендә америкалыларга Сабан туй күренешен куячакларын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Без Америка халкына Сабан туеның нинди бәйрәм икәнлеген сөйләячәкбез”, - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова. 22 октябрьдә үткән Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйге лауреатлары Сабан туен мини-спектакль форматында күрсәтәчәкләр.
Аның әйтүенчә, америкалылар Татарстан турында күп кенә мәгълүмат җыйганнар. “Америкалылар безгә “Әйдәгез Татарстан Сабан туен күрсәтик”, диделәр. Фестивальнең темасы “We are the world” - без дөнья дигәнне аңлата. Проект "Әлфия" дип исемләнгән. Алар үзләре шулай тәкъдим итте. Хәзер онлайн биюләр өйрәнәләр”, - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.
Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреатларының Лос-Анджелеста үткәрәчәк чарасы җырчы исемендәге фонд тарафыннан оештырыла. Әлеге фонд моңа кадәр “Әлфия Авзалова” дигән китап чыгарган, җыр-бию фестивале оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз